Чираттагы ярминкә үтәчәк

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

   Иртәгә иртәнге сәгать 7 дә  район Мәдәният йорты янындагы мәйданда чират-тагы ярминкә башланачак. Бу юлы шәһәрдәшләребезгә үзләре җитештергән  продукциясен Үсәли экономик зонасы тәкъдим итә. Мәйданада дигустация оештырылачак, шуңа күрә һәркемнең бу продукцияләрнең тәмен татып карау мөмкинлеге булачак.

   Ә шимбә көнне, 17 ноябрьдә, ярминкә Казан шәһәрендә үтәчәк. Яңа Савиново районы базарында Тәкәнеш экономик зонасы җитештерүчеләре үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International