“Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!”

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12нче ноябрьдә шул исемдәге акциянең чираттагы этабына старт бирелде. Акция кысаларында районыбызда 23нче ноябрьгә кадәр халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән массакүләм мәдәни, спорт чаралары үткәрү каралган. SMS-балалар, волонтерлар яңа проектлар белән чыгачак. “Нократ дулкыннары” телерадиокомпаниясе эфирында социаль роликлар күрсәтеләчәк. “Ышаныч телефоны” да–сезнең карамакта: 8(85563)3-22-96 телефоны аша дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә сезне район үзәк хастаханәсе; 8(85563)3-14-65 телефоны аша тәүлек буе район эчке эшләр бүлеге; 0-50 телефоны аша дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге; 8(85557)3-97-70 телефоны аша 8.00-17.00 сәгатьләрдә УФСКН РФның ТР Алабуга төбәкара бүлеге тыңлаячак. Республика халкына 8(843)274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннары да ярдәмгә киләчәк. http://ufskn.tatar.ru сайтына мәгълүматлар җибәрсәгез, Сез дөньяны афәттән чистартырга булыша алачаксыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International