ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Муниципаль районыбыз  оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында Х  Спартакиада кысаларында ярышлар башланып китте. 

Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәр читендә төзелеп килүче “Вятка“ сәнәгать паркы территориясендә чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Мондый очрашулар объектта һәр атна саен уздырыла. Подрядчы оешмаларның вәкилләре белән эш барышы, график һәм проблемалар хакында сөйләштеләр.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Өйдән әтисе алып чыгып киткән малай теләсә кайсы төбәктә булырга мөмкин.

Студент булу – яшьлекнең онытылмас, матур бер мизгеле. Тәүге тапкыр “Зачет кенәгәсе”н кулыңа алу, “Студентларга багышлау” чарасында катнашу, сессия имтиханын тапшыру һәм диплом алу көнен студент булган һәр кеше яхшы хәтерлидер. Политехник көллият коллективында да шундый чараларның берсе- “Студентларга багышлау” кичәсе күңелле итеп оештырылган иде. 

Иҗади бәйге өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында гомер кичерүчеләр арасында гына уза. “Минем еллар – минем байлыгым“ фестиваленең төп шарты әнә шуннан гыйбарәт.

“АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә туңга сөрүдә тракторлар икешәр сменада эшләтелә.

Бу атнаның шимбәсендә–24нче сентябрь көнне үткәреләчәк яңа сезонны ачу ярминкәсенә, инде хәбәр иткәнебезчә, Шәдче генә түгел, бөтен зоналар да киләчәк.


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

18нче сентябрь–Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Урманнар–җирнең яшел үпкәсе, диләр. Районыбызда аларның торышы нинди соң? Аларны саклау буенча нинди чаралар күрелә? Шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без “Мамадыш урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесенең урманнарны саклау буенча инженеры Илфат Закиров белән очраштык.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында иртәнге сәгать 10да башланачак чарада Президент республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы мөрәҗәгатен Татарстанның теле һәм радиоканаллары туры эфирда алып барачак. Чарага 700ләп кеше чакырулы.


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. на необычное звучание  и благой смысл.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International