Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 19 сентябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Илфат һәм Ләйлә гаиләләрендә туган кызларына матур “Тэя” исеме сайлаганнар.
Тэя исеме – матур исем, грек илләреннән килеп кергән. Кончыгыш Ауропа киңлекләрендә бик сирәк очрый. Төп варианты ир – ат исеме Теон. Кыскартылган варианты Теона исеменнән алынган, ике исем дә бер мәгънәне аңлата. Тэя исеме инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “Аллаһы тәгалә бүләге”, “Аллаһыга тиң” , “Аллах бүләк иткән гүзәл зат”.
Вакытлыча ЗАГС бүлеге мөдире вазифасын башкаручы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Гаязова яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.