18нче сентябрь–Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Урманнар–җирнең яшел үпкәсе, диләр. Районыбызда аларның торышы нинди соң? Аларны саклау буенча нинди чаралар күрелә? Шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без “Мамадыш урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесенең урманнарны саклау буенча инженеры Илфат Закиров белән очраштык.
“Мамадыш урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесе карамагында 47774 гектар урманнар. Учреждение Келәүш, Комазан, Норма, Соколка участок урманчылыкларына бүленә. Коллективта барысы 28 кеше эшли.
–Безнең төп эшебез, бер сүз белән генә әйткәндә – “Мамадыш урман хуҗалыгы“ башкара торган эшләрне контрольдә тоту, аларны кабул итү. Ел саен алар 57 гектарда яшь үсентеләр утырталар. Аннан–рәт араларын эшкәртү башкарыла. Яшь үсентеләр төпләрен йомшартып чыгалар. Бераз үсә төшкәч, утыртылган посадкаларны бүтән төрле агачлардан чистарталар, сирәкләп кисәләр. Тагын да үсә посадканы төшкәч, санитар кисү–корган, сынган, бөҗәкләр зарарлаган агачлардан арындыралар. Басулардагы, ерганаклардагы янгыннар урманнарга кермәсен өчен, урман кырыйларына буразна ясап чыгыла. Ел саен алар барысы 260 километр озынлыкта эшләнә. Бу эшләрнең бөтенесен дә кабул итеп алабыз.