Мамадыш республика беренчелеген кабул итте.

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ике көн дәвамында Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында мини-футбол уеннары бара.

Очрашуларны 1999-2000нче елларда туган футзалчылар командалары арасында уздыралар. Ярыш ТР беренчелеге кысаларында үтә. Мамадыш төбәгенә барлыгы сигез команда килде. Уеннар бүген кичкә кадәр һәм иртәгә көннең беренче яртысында дәвам итәчәк.
Мини-футбол төрен үз итүчеләрне безнекеләр өчен җан атарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International