“Усали АХС” ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында семинар–киңәшмәдә узды

2013 елның 16 марты, шимбә

Кичэ район башлыгы Анатолий Иванов “Усали АХС” ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар–киңәшмәдә катнашты. Аны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр өчен оештырылган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башка рәсми затлар да катнашты.

Семинар хуҗалыкның терлекчелек фермасында башланды. Биредә 560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 126сы савым сыерлар. “Хуҗалыкта барлык технологияләрне дә төгәл үтиләр”,– дип искәртте идарәнең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов. Машина–трактор паркында барлык техникалар да әзерлек сызыгында иде. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясендә “Усали АХС” ның 10 авыл хуҗалыгы машинасы катнашачак. Шуларның җидесе тракторлар, өчесе КамАЗлар. “Барысы да төзек, кадрлар белән 100% тәэмин ителгән”,– дип белдерде “агрохимсервис” җитәкчесе Рашат Фазылов. Чәчүлек материал белән дә проблемалары юк Усали аграрийларының.

Семинарның икенче өлеше хуҗалык идарәсе урнашкан бинада дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International