2013 нче елның 14 сентябрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында яшәүче Шакирова Зәйнәп Габделмәүлә кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтте. Бер гасырны артта калдырган Акъәбине авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хамис Гаян улы Акбаров һәм секретарь Гөлзия Габделхак кызы Закирова котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Зәйнәп Шакирова 1912 елның 14 сентяберендә Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Авылдашы Закир белән матур гаилә корып 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә малае Ринат һәм килене Әлфинур хөрмәтендә яши. Балалары, 14 оныгы, 19 оныкчыгы һәр ялда бер-бер артлы кайтып яраткан әбиләренең хәлләрен белеп торалар.
Мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Мамадыш районында иң өлкән әбинең туган көненә матур эчтәлекле, җырлы тәбрикләү оештырдылар.