Мамадыш үзешчәннәренә башкала артистлары ярдәмгә килә

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Районыбызның авыл җирлекләре арасында үткәрелүче иҗади бәйге дәвам итә. Үзешчән сәнгать осталары алдан игълан ителгән махсус график нигезендә мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар.

Смотр-конкурска мәртәбәле жюри вәкилләре бәя биреп бара. Бүген, 29нчы гыйнвар көнне Шәмәк һәм Уразбахты авыл җирлекләре сәхнә тоттылар. 

Уразбахты мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында ТР атказанган артисты Резеда Кадыйрова һәм яшь йолдыз Рәфинә Ганиуллинаның да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International