Мамадыш “Җиңгәчәйләр“е – “Крутушка“да.

2017 елның 29 августы, сишәмбе

“Крутушка“ – бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер - класслар – адым саен. Коллективыбыз белән ду китереп чыгыш ясадык, башка ансамбльләр белән аралаштык, әйлән-бәйлән уйнадык, керәшен җыр-биюләрен башкаларга да өйрәттек... Җәйнең соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачып, бик тәэсирләнеп, дөньяны, башкаларны күреп, үзебезне күрсәтеп, керәшен мәдәниятен, Дүсмәтебезнең, Мамадышыбызның данын яклап кайттык әле бер. Шәп булды! – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, аккомпаниаторы Виктор Спиридонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International