Чапаев урамының Нократка терәлеп торган башында чирек гасыр яшәдек. Яз көне су күтәрелгәндә каршыдагы бакчага кыр үрдәкләре, челәннәр очып төшә, ондатралар йөзеп керә, бала-чага аларны кызыксынып күзәтә, кабат озак вакыт искә алып сөйли торган иде. Елга буенда су коенучыларның болыннар ягыннан тузбаш һәм кара еланнарның йөзеп чыкканнарын да күргәләгәне булды. Тау ягындагы бакчада бер тапкыр керпе дә күрдек. Җитмешенче-сиксәненче елларда Чапа- ев һәм Пугачев урамнарының тау ягындагы бакчаларын чиялекләр каплаганын әле бик күпләр хәтерли торгандыр. Хәзер алар урынын Америка өрәңгеләре басты. Алар арасына керә торган да түгел. Керүче дә юктыр–чөнки куркыныч. Үтеп булмаслык джунглилар турында катаплардан укыган, телевидениедән генә күргән бар иде, хәзер Мамадышның тау битләрендә дә шундый урыннар хасил була башлады. Хезмәттәшебез Наталья Якимова сөйли: –Ничә тапкыр бакчабызда туз башлар очраттык инде. Безнең Ушма аръягындагы урамнарда керпеләр дә йөгереп йөри. Быел июнь аенда кызыбыз Саша Совет урамында кичке якта олы гына керпе очраткан. Телефонына фо-тога да төшергән иде. Шул ук Ушма аръягында яшәүче Николай Егоровны күптән беләм. Спирт заводы мунчасы ремонтта вакытта шәһәрнекенә менеп йөр- де. Ул: “Мунча янындагы таудан менгәндә, атна саен кара елан очратам. Әллә юлга кояшта кызынырга чыгып ята шунда. Кулга таяк алып җиргә суккаламыйча, агачлар арасына кереп китми,“– дип сөйләгән иде. Табигатькә нәрсә булды? Соңгы вакытта Мамадышта керпеләр йөгереп йөри, еланнар шуыша. Урманнарыбызда аюлар күбәйде. Галимнәр җирдә климатның җылынуы турында сөйлиләр. Әле бу җәйдә генә Антарктидадан Эстония кадәр боз аерылып киткән. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (Тат- НИСХ) галимнәре һәм “Россельхозцентр“ның республика филиалы галимнәре О.Л.Шайтанов белән М.Ш.Таһировның республиканың соңгы еллардагы климатын өйрәнүләре нәтиҗәләре дә бик кызыклы гына. Татарстанда 10 градустан югарырак булган уртача күпьеллык нәтиҗәле температуралар суммасы 870 °C тәшкил итә. 2013нче елда ул – 1150 °C, 2014тә – 1010 °C, 2015тә – 970 °C, 2016да 1030 °C булган. Аерманың температураның җылыну ягына бик җитди булуы күренә. 2013- 2016нчы елларның май-июнь айлары бик коры килгән иде. Быел гына табигать 180 градуска борылды. Май һәм июнь айларында көннәр салкынча торды, бик яңгырлы булды. Шушы өч айда Ма- мадыш районында уртача күпьеллык күрсәткечтән 57 миллиметрга күбрәк явым-төшем теркәлгән. Бу – бер айлык норма! Киңәшү өчен Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова белән элемтәгә кергән идем. “Кызык бит бу! Ул керпеләр эссе булганга су эзләп чыкканнар, дип уйлар идең, көннәр алай кызу да түгел бит,“ – дип ул да гаҗәпләнде һәм Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча республика идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Әлеге идарәгә шалтыратып, соравымны әйткәч, мине лицензияләү, дәүләт хисабы, хайваннар дөньясы объектларын файдалануны көйләү һәм кадастры бүлеге начальнигы Ринат Чиспияков белән тоташтырдылар. “Әйе, кыргый хайваннар хәзер шәһәрләргә ешрак керә башладылар. Былтыр Казанга да косуля килеп кергән иде. Кабаннар кергәли. Башта кошлар шәһәрләргә күчеп урнаша башладылар: каргалар, чәүкәләр, саесканнар... Сәбәпләрен ачык кына әйтү авыр, билгеле, өйрәнергә кирәк. Ә керпеләр элек тә шәһәрләрдәге паркларда, бакчаларда яшиләр иде. Алар–төнге җәнлекләр. Кич җиткәч, караңгы төшкәч кенә чыгалар,“–дип аңлатты ул. Экологлар чаң суга торган Җир шарындагы глобаль җылыну үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына тәэсир итә, димәк! Галимнәр дә моны раслый. –Һава шартларының үзгәрүе әйләнә-тирә мохитнең үзгәрүенә китерә. Без үсемлекләрнең башкачарак үсә башлауларын күрәбез, авырулар китереп чыгаручы микроорганизмнар башкачарак тарала башладылар. Кышлар җылырак килә, бу чорда куркыныч микроорганизмнар һәлак булмыйлар. Болар бөтенесе дә климатның үзгәрүе белән бәйләнгән, – ди Казан дәүләт федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селиванова (http:// www.tatpressa.ru/news/32850. html).