“Кыр кораблары“ старт көтә.

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Игенче уракка төшәр көннәрен зур түземсезлек белән көтә. Кызганычка каршы, һава шартлары күкрәп үскән иген басуларына тәүге “кыр кораблары“н кертүне кичектереп килә әле. Шулай булуга карамастан, үстергәнне җыеп алырга, ындыр табакларына урнаштырырга кирәк. “Передовик“ агрофирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бүгенге көндә барлык техникалар зур әзерлек сызыгына куелып беткән, диярлек. Ындыр табагы да беренче олауларны каршы алырга әзерләнә. Биредә 700 гектардан артык мәйданда үстерелгән тритикале, көзге бодай, арпа, солы, язгы бодай уңышын урнаштыру өчен бөтен тиешле технологик эшләр башкарылган инде. Моннан тыш җәмгыятьтә күпьеллыклар да шактый мәйдан билиләр. Аны бер кат чабып алганнар, печәнен халыкка сатканнар, хезмәт хакы исәбенә дә өләшкәннәр. Моннан тыш хуҗалыкның 400 гектарында көнбагыш та игелә. Кемгә ничектер, һәр аяз минут кадерле, дигән төшенчә үзенең актуальлеген бүген дә югалтмады. Техникалар басу-кырларда ватылмыйча озак эшләсен өчен, аларга җитди ремонт үткәрелгән. Урып-җыюда ике “Акрос-530“ комбайны катнашачак. Аларны тәҗрибәле Гомәр Шәйхетдинов белән Рамил Исмәгыйлов иярләячәкләр. “Передовик“ның башкарма директоры Рәшит Сөләймәнов аларның тәҗрибәсенә таяна. –Егетләр тәҗрибәле, үз эшләренә намус белән карый торганнар. Хезмәтләре өчен акчалата да, натуралата да түләнәчәк. Быел печән әзерләүдә Әлфәт Абдуллин алны-ялны белми тир түкте. Һава торышының ниндилеген үзегез күреп тордыгыз, – ди ул. Хуҗалыкта кыр эшләрен комплекслы алып барырга тырышалар. Бүгенге көндә “К-700“ тракторы басудан кайтып керми. Сәбәбе дә гади: көзге чәчүгә туфрак әзерләү. Туңга сөрү ике сменада оештырылган. Рәүф Абдуллин белән Ибраһим Гарипов бер-берсен алыштырып, югарыда телгә алынган агротехник чараларны башкаралар. Ике йөз гектар пар җирләре әзерләнгән инде. Аның күләмен 500 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Һава шартлары уңай килсә, ул мәйданнарның барысына да көзге культуралар күмдереп калдырырга уйлыйлар. Орлыкчылык юнәлешендә дә эшли башлаганнар. Җәмгыятьнең машина-трактор паркында механизатор Азат Сафин һәм механик Заһир Шакиров белән сөйләшкәндә, аларның авылдагы тормышларыннан зарланмауларына игътибар иттем. Азат “МТЗ-82“ тракторын иярли, печән әзерләүдә катнашкан. Кышын да эш табыла үзләренә. Кыр эшләре тә- мамлангач, барлык техни- калар, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма агрегатлар ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Бүген аларны алыштырырдай яшьләр булмау төп авырлыкны урта яшьтәгеләр җилкәсенә аударып калдырды да инде. Шулай булуга карамастан, алар тормышларын алып баралар, балалар тәрбияләп үстергәннәр, укытканнар. Шәхси хуҗалыкларында да тормыш гөрли аларның. Заһир Шакировның гаилә бюджетына ихатасындагы маллар да аз өлеш кертмиләрдер. Аның хуҗалыгында өчәр баш савым сыер, ат, 30лап баш сарык асрала. –Ит-сөт сатып көн күреп ятабыз. Безнең авылда кимендә өч савым сыер тотмаган кешеләр күп түгел. “Передовик“та эшләү терлек азыкларына булган проблеманы күпкә җиңеләйтә, – диләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International