Бәяләр бик шомарды – туктарга ашыкмыйлар.

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Электр энергиясе өчен күпме түлиячәгебез ярты ел элек билгеле иде инде. Бүген фатирларына һәм йортларына бер ставкалы счетчиклар куелган Мама- дышта һәм Ушма аръягында яшәүчеләр 1 кВт сәгать электр энергиясе өчен 3 сум 43 тиен түлиләр. 1нче июльдән 3 сум 56 тиен түли башлаячакбыз. Бәя 3,79 процентка күтәрелә. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен бәя күтәрелү бик сизелерлек түгел. Моңарчы 1 кВт сәгатькә 2 сум 40 тиен түләсәләр, 2 сум 49 тиен түли башлаячаклар. Ике һәм өч ставкалы счетчиклар да бар. Аларның тарифлары да күтәрелә. Алар белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты рәсми сайтының “Тарифлар“ бүлегендә иркенләп танышырга мөмкин. Электрон адресы: http:// kt.tatarstan.ru/rus/ntarif. htm. Күптән түгел генә газчылар да үзләренең Россия күләмендә расланган яңа тарифларын игълан иттеләр. Бүген торбалар буенча килүче зәңгәр ягулыкның бер кубына 5 сум 27 тиен түләсәк, июльдән тариф 5 сум 48 тиен тәшкил итәчәк. Бәя 3,98 процентка арткан. Былтыр алар 2,13 процентка арттырганнар иде. Шәһәр өчен салкын су һәм су чыгару (водоотведение) тарифларында үзгәрешләр көтелә. Салкын суның куб/ метрына 37 сум 78 тиен (36 сум 58 тиен иде) түлиячәкбез. Ә су чыгару өчен бер куб/метрына 30 сум 77 тиен түләвебезне дәвам итәбез. Аның тарифы үзгәрешсез кала. Быелның 1нче гыйн- варыннан ул 17 тиенгә кимеде дә әле. Бу, дөрестән дә, гаҗәпләндерерлек, гадәти булмаган факт. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп бе- теп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисадый шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә. Хезмәт хаклары әллә ни үсмәгәндә, түләүләрнең бераз гына артуы да кесәләргә шактый чиертә. Энергия чыганакларына бәяләрнең күтәрелүе үзләре артыннан азык-төлекнекен, халык куллануы товарларыныкын да ияртә. Аларның күтәрелми торганы да юк бит әле. Бу яңалыкларны аеруча авыр кичерүчеләр – пенсиядәге әби-бабайлар. Пенсия фондының район идарәсе редакциябез белән янәшә генә. Анда көн саен дистәләгән кеше була. Сайланып тормадым, беренче очраган апага мөрәҗәгать иттем. –Пенсиябезне бераз гына арттыралар да, аннары шунда ук азык-төлеккә бәяләр, фатир өчен түләүләр үсә. Ел саен шундый хәл күзәтелә. Әмма мондый гаделсезлеккә ияләшеп кенә булмый шул. Болай да тиенен-тиенгә санап яшәгән картларга авырга туры килә бит. Менә хәзер дә күңел сыкравы белән көтәбез яңа үзгәрешләрне, – диде Сания апа. Фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде ул. Күпкатлы йортка яшәргә күченгәч, бөтен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән квитанцияләрне җыеп бара башлаган идем. Кайчагында, чагыштырып карау өчен, кирәкләре чыга аларның. 2008нче елны газның бер кубына–1 сум 94 тиен, электр энергиясенең 1 кВт сәгатенә 1 сум 63 тиен түләгән булганбыз. Тугыз ел эчендә газ бәясе – 2,84, электрныкы 2,1 тапкыр арткан. 1нче июльдән аерма тагын да зуррак булачак. Күптән түгел генә илебез Президенты Владимир Путин, үзәк телевидениедән халык белән туры элемтәсе вакытында, быелның беренче яртыеллыгында Россиядә инфляция дәрәҗәсе 4,1 процентка кадәр төшүен әйтте. Инфляция – бәяләр күтәрелүдән сумның арзанлану дәрәҗәсе ул. Физика законнары буенча җирдә һәр нәрсә аның тарту көченә корылган. Бәяләр генә аңа буйсынмыйлар, киресенчә, гел күтәреләләр дә күтәреләләр генә. Соңгы утыз елда туктауны белгәннәре юк. Шулай да, сөенечле хәбәр- ләр дә бар әле. Торак-куммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә торак фонды белән идарә итү; ишек алдын җыештыру; торак йортларга, өй эчендәге санитар-техник челтәрләргә, электр челтәрләренә ремонт... та керә бит әле. Бердәм исәп-хисап үзәгендә һәм муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә 1нче июльдән аларны күтәрү турында сүз булмаганын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International