Район башлыгы Вадим Никитин кураторларны перспективалы төзелеш һәм ремонт объектларына беркетте

2024 елның 25 октябре, җомга

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин муниципалитет 2025 елда тормышка ашырырга тырышачак иң эре проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Әлегә алар барысы да фикер алышу стадиясендә, кайберләре республика дәрәҗәсендә алдан килештерү алды.

Бүген аеруча актив рәвештә дан Аллеясын төзү перспективасы каралды. Тәкәнеш табиб амбулаториясен участок хастаханәсе итеп үзгәртеп кору, хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтү һәм тәүлек буе эшли торган 20 койка стационар булдыру зарурлыгы турында фикер алыштылар. Ассызыклап үтик, хәзер районның амбициоз планнары финанс яктан ныгытылмаган, әмма район җитәкчесе алдан уйлап эш итә һәм кһәр проектка куратор билгеләнә, проект, эш документациясе әзерләнә, бу муниципалитетка республика һәм федераль программаларда катнашканда өстенлекләргә ия булырга мөмкинлек бирәчәк. Район башлыгы Сәламәтлек саклау системасын камилләштерү планнарының аеруча әһәмиятле булуына басым ясады.

- Тәкәнеш амбулаториясе 5000нән артык кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә күп. Шуның белән бергә ул Үзәк медицина учреждениесеннән аеруча ерак тора. Район үзәк  хастаханәсендә әле хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. Коллегалар, кешеләрнең иминлеге, тормыш сыйфаты бездән тора. Биремнәр буенча башкарылган эшләр турында даими рәвештә хәбәр итүегезне сорыйм, - дип йомгаклады сүзен Вадим Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International