Туй –тормышта гашыйк парлар өчен бик мөһим көн. Тантана мөнәсәбәтләрдә яңа этапны ачып җибәрә, аны , гадәттәгечә, "өйләнү "дип атыйлар .

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Туй –тормышта гашыйк парлар өчен бик мөһим көн. Тантана мөнәсәбәтләрдә яңа этапны ачып җибәрә, аны , гадәттәгечә,  "өйләнү "дип атыйлар . Вакыйгага әзерлек ике гашыйкның язмышын үзгәртә, шуңа күрә, барлык нечкәлекләрне исәпкә алырга мөһим. Беренче эш итеп, җентекләп туй көнен билгеләргә кирәк.

         2017 елда уңышлы көннәр булып   матур саннар кушылышы булган көннәр өстен булачак . Мондый көннәр бәхетле булып санала:

 7 гыйнвар— 07.01.2017

17 гыйнвар — 17.01.2017

17 февраль – 17.02.2017

 1 июль– 01.07.2017

7 июль – 07.07.2017

 17 июляь– 17.07.2017

17 сентябрь – 17.09.2017

 17 октябрь – 17.10.2017

11 ноябряь– 11.11.2017

         17 ноябрь – 17.11.2017
 

         2017 елның 8 июле - уңайлы туй көне булачак, чөнки бу көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Иң популяр көн 07.07.2017. Туй көне бәхетле һәм ныклы тормышка юл ачачак.

            Июль — җәйнең кояшлы һәм эссе чоры. Матур һәм бәхетле туй турында хыялланучы гашыйклар, нәкъ менә бу айда никахлашуны сайлыйлар.

         Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә 1 июльдән туйлар сезоны башланып китәчәк. 7 июль көнне үзләренең мөнәсәбәтләрен 11 пар законлаштырырга уйлый. 

         Мәхәббәт, түземлек һәм үзара аңлашу белән корылга гаилә тормышы, көнгә, үткәрү урынына һәм вакытына карамастан да  бәхетлебулачак. Әгәр сез бәхетле булырга телисез икән –  шундый булыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International