Чүп аеру конвейеры горизонтта күренәме.

2017 елның 2 июне, җомга

Авыллардагы каты көнкүреш калдыкларын Казан предприятиесе җыячак, дип сөйләделәр. Алар кайчан эшли башлый соң? Берничә ел элек ЖКУда калдыкларны аера башлаганнар иде. Бу хәзер дә дәвам итәме? ЗӨЛФИЯ САДРИЕВА, “Мамадыш“ совхозы бистәсе.“ Без әлеге хат белән “Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр“ җәмгыяте директоры РӘИС ГАТИЯТУЛЛИНны таныштырдык. Ул: –Авыллардагы каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән төбәк операторлары 1нче июньнән шөгыльләнә башладылар. Һәр авыл җирлеге, торак пункты буенча техникаларның килү графиклары эшләнгән. Алар җирлек җитәкчеләре, авыл активы тарафыннан халыкка җиткерелә. Ә шәһәрдәге каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнүне үзебез дәвам итәбез. Язгы-көзге айларда чүп күбрәк чыккач, соңгы өч айда калдыкларны полигонга ташуда өч “КамАЗ“ машинабыз эшләгән иде. Хәзер, каты көнкүреш калдыклары азрак җыелгач, ике машина гына калды. Берничә ел элек, дөрестән дә, Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыятендә конвейер ясап, калдыклардан кәгазьне, пыялаларны һәм пластик шешәләрне аеру башланган иде. Әмма ул бик озак эшләмәде. ИП оештырып шундый ук линия полигон янына да урнаштырылган иде, тимерләрне, полиэтиленнарны аерып алдылар. Кызганычка каршы, соңгы вакытта алар эшләмәделәр. Шушы араларда гына Урал ягыннан Мамадышка полигон белән кызыксынучылар килеп китте. Әлеге линияне карадылар. Моның белән генә булмый, яңа бина төзергә, яңа җиһазлар сатып алырга кирәк, дип киттеләр. Хәзергә район җитәкчелеге бизнес вәкилләре белән сөйләшүләр алып бара“, – дип җавап бирде. Агачын да, иске мебельләрне дә каты көнкүреш калдыклары контейнерлары янына чыгарып өйгәч, шәһәр полигонының беренче чираты бик тиз тулды. (Юкка гына шәһәр җитәкчелеге һәм коммуналчылар халыктан аларны контейнерларга чыгарып куймауны үтенми.) Аның икенче чиратын эшләү дә башланып киткән, ул булачак җирдән балчык чыгаруга да керешкәннәр иде. Финанслау булмаганлыктан, полигонның икенче чиратын ясау тоткарлана әле. Эшләнеп беткән очракта да, калдыкларны аеру линиясе булмаса, ул тагын тиз тулачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International