4нче июнь – Мелиораторлар көне.

2017 елның 2 июне, җомга

Хөрмәтле мелиораторларыбыз, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Мелиораторларыбыз авыл хуҗалыгы өчен уңайлы шартлар булдыру белән уңышлы шөгыльләнәләр. Туфракның уңдырышлылыгын күтәрәләр; яшелчәләрне һәм башка культураларны сугарып үстерү өчен, буалар төзиләр, аларның төзеклеген тәэмин итәләр; сугару линияләре сузалар һәм аларның нәтиҗәле эшләүләрен үзләренең күз уңында тоталар. Болардан тыш, сез юллар да саласыз, җиләк-җимеш бакчалары да үстерәсез. Мамадышыбыз мелиораторларының республика күләмендә лидерлык итүләре белән без горурланабыз. Алдагы тормышыгызда да сезгә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге телибез.

 

А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлы- гы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International