Ниһаять, авыл үзешчәннәренең иҗади конкурсына йомгак ясалды. Ярты ел дәвам иткән бәйгеләрдә 26 авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталары Мамадыш тамашачысы, мәртәбәле жюри каршында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кем ничек уйлыйдыр, минемчә, алар имтиханнарны югары балларга тапшырдылар.
Сезон башында конкурс номинацияләренә күз салгач, аларны башкаручылар барлык авыл җирлекләрендә дә табылыр микән, дигән шикле сорау тумыйча калмагандыр. Юкка борчылганбыз: авылларда да менә дигән клоуннар, театр артистлары, билгеле шәхесләр булып чыгыш ясаучылар да бар икән бит. Җыр, бию, сәнгатьле итеп шигырь уку, миниатюралар куючылар турында әйткән дә юк. Кайбер күмәк чыгышлар белән белгечләр эшләп алса, иманым камил, алар Казан сәхнәләрендә дә югалып калмаслар иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән оештырылган “Мамадыш йолдызлар кабыза“ фестиваленә әзерләнү өчен үзешчәннәргә бер дә җиңел булмагандыр. Ни әйтсәң дә, авылда эшнең беткәне юк бит аның. Шулай булуга карамастан, һәр коллектив бу бәйгеләргә җитди караган. Тамашачылар район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләрен, мәктәп коллективларын гына түгел, өлкән яшьтәге абый-апаларны да күрү бәхетенә иреште. Бу фестивальдә авыл җирлекләре башлыклары да читтә калмады. Алар да сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Төрле милләт йолаларын яктырткан чыгышлар фестивальнең күркәм бизәкләре булдылар. Татар, рус, керәшен, мари, удмурт фольклор ансамбльләре тамашачы тарафыннан зур алкышлар белән каршы алындылар. Мамадышлылар авыл җирлекләреннән килгән талантларыбызның чыгышларын көтеп алды. Гала-концертка иң яхшы номерларны сайлап алучыларга да җиңел булмагандыр. Чөнки чыгышлар арасында залда утыручыларга ошамаганнары булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Чөнки һәр җирлек фестивальгә җитди караган, көндәшләре каршында сынатмас өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышканнар. Гала-концертны тамаша кылган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков та районга визитын 1нче июнь көнне өйләдән соң ярый әле тәмамланмаганын белдерде. –Әгәр киткән булсам, күп нәрсәне югалтасы булганмын икән бит. Республикада олысы-кечесе сәнгатькә гашыйк төбәкләр күп түгел. Мондый фестиваль-конкурслар барлык районнарда да үткәрелмидер әле. Моның өчен районыгыз җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Бүген мин биредә рухи ял алдым, арыганнарымның эзе дә калмады. Бит мәдә- ниятле авылның киләчәге дә бар, – диде ул. Аннары Геннадий Николаевич Көек-Ерыкса авыл җирлегенең “Марий памаш“ фольклор ансамбленә шәхси бүләген тапшырды. Чираттагы фестиваль-конкурслы сезон тәмам. Алда авыл үзешчәннәрен ни көтә? Нинди бәйге уйлап чыгарырлар? Бу әлегә билгесез. Фантазиянең чиге юк бит аның. Мәртәбәле жюри әгъзаларының да хезмәтләре бил- геләп үтелде. Коллективларга дипломнар, сыннар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
1нче урында – Дүсмәт, Тауиле, Түбән Яке авыл җирлекләре. 2нче урында – Красная Горка, Көек-Ерыкса, Кече Кирмән, Түбән Сон, Урта Кирмән, Шәмәк, Югары Ушма авыл җирлекләре. 3нче урында – Албай, Катмыш белән Уразбахты, Көмешкүл, Никифорово белән Ишки, Олыяз, Сон, Түбән Шүләңгер, Түбән Ушма һәм Шәдче авыл җирлекләре. Омар, Келәүеш, Тәкәнеш, Урманчы, Усали авыл җирлекләре махсус бүләкләргә лаек булдылар. Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Түбән Якедән Илсөя ВӘЛИӘХМӘТОВА – “Вокал“, Урта Кирмән авыл җирлеге үзешчәннәре – “Цирк жанры“, Тауиле урта мәктәбе директоры Илдар МУЛЛАӘХМӘТОВ белән Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Илшат ЗЫЯТДИНОВ – “Йолдызлык ми- нуты“, Усали авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталары – “Күмәк чыгыш“, Түбән Шүләң- гер авыл җирлегеннән Рая НИКИТИНА белән Мария ПЕТРОВА – “Миниатюралар театры“, Көмешкүл төбәгенең бию коллективы – “Хореография“, Олыяз авыл җирлеге коллективы–“Төп-төгәл“, Түбән Соннан Алсу МӘХМҮТОВА “Нәфис сүз“ номинацияләрендә иң-иңнәр дип табылдылар.