Үзебездә “Халык почтасы“ эшләгәч, тартмалары Мамадышта гына түгел, авылларда да урнаштырылгач, республиканың “Халык контроле“ мәгълүмат системасына бездән бик күп хатлар язылмый. Шулай да, сирәк кенә булгалыйлар алар. Быел алкогольле эчемлекләр белән сату итүгә кагылышлылары икәү булган.
“Өеңдәген беләсең килсә, күршеңнән сора“, – диләр бит. Халык күзе, дөрестән дә күпне күрә. 6нчы февраль көнне “Халык контроле“ системасына Мамадыштагы бер кафеда лицензиясез генә алкоголь продукциясе белән сату итүләре турында хәбәр җибәрелә, кафеның адресы да күрсәтелә, фоторәсеме дә урнаштырыла. Механизм шул ук көнне хәрәкәткә килә. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заявканы Этил спиртын, алкогольле продукцияне җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика дәүләт инспекциясенә (Дәүләт алкоголь инспекциясенә) юллый. Инспекциянең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 8нче февраль көнне әлеге кафеда тикшерү үткәрәләр һәм “Халык контроле“нә язылган фактның дөреслеккә туры килүен раслыйлар. Сатудан 10,68 литр алкогольле продукция алына. Яман шеш барыбер бер тишелә шул. Кафе хуҗасына, махсус рөхсәт (лицензия) булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.1нче маддәсенең 2нче кисәге буенча беркетмә төзелә һәм штраф салына. “Халык контроле“ хәбәре расланган кешегә быел бер мең сумнан өч мең сумга кадәр кызыксындыру чарасы да кертте. Әлеге хәбәр хуҗасы да матди кызыксындырылган. Февраль аенда “Халык контроле“нә Давыдов урамындагы бер кафеда да лицензиясез алкогольле продукция белән сату итүләре турында хәбәр юллыйлар. Бу хәбәр дә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы вәкиле тарафыннан тикшерелә, тик факт расланмый. Кафе хуҗасы алкогольле эчемлек белән сату итәргә лицензия алган була. Районыбыз хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә алкогольле продукция белән бәйләнешле законнарның үтәлешен үзләренең ныклы контрольләрендә тоталар. Алар белән сату итү режимының үтәлешен тикшерү буенча шәһәрдәге һәм авыллардагы сәүдә үзәкләренә рейдлар үткәрелә. Май уртасындагы бер рейд вакытында Карелия кешесенең автомобилендә тиешле документлары булмаган күп сандагы алкогольле продукция табылды. Иртәнге 10га кадәр һәм төнге 10нан соң аракы сату очраклары да ачыклана.