Халыкара балаларны яклау көнен Түбән Сон авылында һәр елны үзенчәлекле итеп үткәрәләр. Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр белән берлектә, Фирүзә Хәмәдиева балаларга Сабантуй оештыра. Быел Нурлыхан Әкъбәров үз акчасына батут алган. “Ул бик тиз балаларның яраткан урынына әйләнде“, – дип хәбәр итә Вәрәкыя Сафина.