Нәсел тамыры белән Уразбахты авылында аягында нык басып торучы сигез балалы гаиләнең өченче баласы булып дөньяга килә Рәшит Усманов. Яшьлек еллары колхозлашу чорларына туры килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Омар МТСына эшкә урнаша. Аннан “8 Март“ колхозында шофер булып эшли башлый. Иске генә “Газик“ машинасын бирәләр. Ул аны кыш буе тырышып, ремонтлап, язгы чәчүгә әзерли. Авылдан 14 чакрым ераклыктагы Вандовка пристаненнан, көненә 12шәр рейс ясап, чәчүгә орлык ташый. Колхоз рәисенең рәхмәтенә ирешә. Җәен, хәтта, икешәр ком- байнда эшләп, районның алдынгы комбайнчысы исеменә лаек була, ул заман өчен зур бүләк –“Рекорд“ радиоалгычы белән бүләклиләр үзен. Укырга, белемеңне арттырырга беркайчан да соң түгеллеген аңлап, Рәшит абый Чистай техникумына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. Озак еллар колхозда баш инженер вазыйфасын башкара. Авыл хуҗалыгы техникаларын саклау һәм ремонтлау буенча ярышларда берничә ел рәттән беренче урынны ала. Шуның нәтиҗәсендә колхозга яңа техникалар, токарь станоклары, эретеп-ябыштыру агрегатлары бирелә. 1987нче елдан терлекчелек механигы итеп билгеләнә. Бу елларда колхоздагы терлекләрнең баш саннары бик күп иде. Фермаларның саныда дистәгә якын була. Һәрбер корпуста тирес чыгару агрегатлары, сөт үткәргечләр, терлекләргә азык өләшү агрегатлары тулы куәткә эшли. Аларның нәтиҗәле эшләвендә Рәшит абыйның роле зур була. Арбаның ал тәгәрмәче каян тәгәрәсә, арты шуннан тәгәри, ди халык мәкале. Олы улы Фәриткә дә кечкенәдән “тимер җене“ кагыла. Авылда техниканың бөтен нечкәлекләрен аның кадәр белүче бик сирәктер. Алар гаиләләре белән техникага береккәннәр. Фәритнең тормыш иптәше Асия дә хуҗалыкта нинди техника бар–барысы белән дә идарә итә, кызларның өчесе дә руль артында. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Авыл җирлегендә оештырылган фермер хуҗалыкларның берсе алар. Игенчелектә, терлекчелектә дә зур уңышларга ирешүче гаилә бу. Менә шуңа да Рәшит абыйның күңеле тыныч, аның дәвамчылары күршесендә генә яшиләр. Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе – “Хезмәт ветераны“ медале. Хөкүмәтебез аңа картлык пенсия- сен дә мулдан бирә. Инде менә 3 ел Рәшит абый биш бала үстереп, 60 ел бергә яшәгән Наиләсеннән башка гына гомер кичерә. Читтәге балалары да еш кайтып йөриләр, ялгызлыкны тоярга ирек бирмиләр. Авылдагы кызы–Вәсимәсе һәр көн килеп, хәлен белеп, булышып тора. Рәшит абый бишвакыт намазын укып, мәчеткә җомга намазларына йөреп, менә шулай гомер кичерә. Шушы көннәрдә үзенең 86 яшьлек гомер бәйрәмен уздырырга җыена. Мең яшә, Рәшит абый!