Кориандр игәчәкләр.

2017 елның 27 мае, шимбә

Район кырларында иң беренче чиратта эшләнелә торган эшләр – уҗым культураларын тукландыру, тырмалау тулы куәтенә бара. “Омар агрофирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә алар тәмамлану алдында. Биредә язгы кыр эшләре бер атна элек старт алган иде. Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда, күпкә артык. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Игенчеләр алдына зур бурычлар куелган: быел барлыгы 12500 гектардан артык мәйданда эшләр башкару планлаштырыла. Шуның 5325 гектарында язгы чәчү уздырылачак. Әлеге мәйданның 3880 гектарын язгы сабан культуралары билияәчәк. Җәмгыятьтә чәчүлек ма- териалны яңарту юнәлешендә дә җитди эш алып барыла. Быелгы чәчүгә 100 тонна элиталы язгы бодай орлыгы әзерләп куелган. Бу эшкә дә керешкәннәр инде. Мамадышны әйләнеп уза торган юл буендагы басуда без Алексей Зәйниевны очраттык. Ул тумышы белән Саратов өлкәсеннән булып чыкты. Әтисе Рәшит хуҗалыкта башагроном булып эшли икән. Безнең якларга алар узган ел күченеп килгәннәр. Егетнең әтисе моның сәбәбен болай дип аңлатты: Утыз елга якын баш агроном стажым бар. Без Казахстан белән чиктәш торак пунктында яшәдек. Ул якларда далалар, ел саен, диярлек корылык бимазалый иде. Ерак бабаларыбыз туган Татарстанга күптәннән кайтырга йөргән идем инде. Интернет аша үз хезмәтемне тәкъдим иттем. Бүген эшли торган хуҗалыкҗитәкчеләренең чакыруын беркарусыз кабул кылдым. Табигатегез матур, басу-кырларда рәхәтләнеп йөрисең. Улы узган ел тракторда җир сукалаган, эшкәрткән, комбайнга утырып, игеннәрне җыеп алуда, көзге чәчүдә катнашкан. Кышын Рагозинодагы май заводында җитештерү мөдире булып эшләгән. Язгы кыр эшләре башлануга янәдән тракторга утырган. Без басуга килгәндә, уларпа чәчеләчәк мәйданга ашлама кертә иде. Ашлама, димәктән, быелгы язгы кыр эшләре вакытында көзге культуралар бер центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелгән. Сабан куль туралары туфракка күмдерелгәнче исә катлаулы ашлама белән тукландырылган. Шунысы игътибарга лаек, кыр-басуларда куәтле тракторлар, кыр эшләрен дә файдаланыла торган заманча комплекс-агрегатлар кулланыла. Алексей Зәйни- ев тракторы турында: –Бик уңайлы, бик тә җайлы техника! Аңа тагылган агрегат-комплекслар берьюлы берничә операция башкарырга сәләтле, – ди. Билгеле, бүген ул иярләгән техника күпкә көчлерәк һәм мөмкинлекләре дә күбрәк. Көненә берничә дистә гектар мәйданда эшләр башкарырга мөмкин. Әгәр һава шартлары уңайлы килсә, болар язгы кыр эшләрен кыска срокларда тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International