27 майда мөселманнар уразага керәчәк. 24 июньдә уразаның соңгы көне, 25 июнь — Ураза Гаете бәйрәме.
Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы – 100 сум һәм 600 сум (соңгысы байлар өчен).
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин игълан иткән.
“Уразада кеше күбрәк үзенең рухи чисталыгы хакында кайгыртырга, яхшы эшләр башкарырга, башкарган эшләренә хисап ясарга, телен, әхлаклыгын сакларга тиеш. Ураза тоту гына түгел, ә алдашмаска, ямьсез сүзләр кулланмаска кирәк”, - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашу барышында.