Я л көннәре килеп җитүгә, авылларга таба машиналар ташкыны агыла башлый. Без, шәһәрдә яшәүчеләр, мөмкинлек чыгуга, атнаның шушы ике көнендә булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап калырга тырышабыз. Ни әйтсәң дә, авыл барыбер үзенә тарта. Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында гаиләләрдәге биш-алты баланың берсе генә авылда кала иде дә, калганнары мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәргә чыгып китү ягын карады. Чөнки җүнләп акча түләмәделәр, хезмәт тә җиңел бумады. Әмма, ничек кенә булмасын, күп еллар калада эшләп, бүген урта яшьләргә җиткәч, авылны сагыну хисе тагын да арта икән ул. Соң- гы елларда, безнең төбәктә дә шәһәрдән туеп, яңадан авылга кайтучылар шактыйга җыелды бугай инде. Матбугатта, радио-телевидениедә һәм башка басма Утлар яктысына күңеле сөенә Авыл сулышы чыганакларда торыр өчен йорт яки җир сатып алыр идек, кебек эчтәлектәге белдерүләр еш күренгәли. Авылларда буш өйләр тулып ята, анысы, әмма аларны сатучылар күп түгел бугай әле. Кайтканнарның да күпчелеген буш яткан ата-ана нигезләренә күченүчеләр тәшкил итә. Йортларның сатылмау сәбәбе гади – киләчәктә аларга элеккеге хуҗаларның балалары кайтып яшәргә мөмкиннәр. Яр Чаллы шәһәрендәге 38нче санлы мәктәптә утыз елга якын балаларга белем биргән Гөлүсә Һадиевага туган авылында йортлы булу про- блема тудырмый. Берничә ел буш торган әти-әнисе- нең өенә кайта ул. Гөлүсә дә югарыда телгә алынган чор кешесе. Гаиләдә төп- чек бала булып туган кыз мәктәптән соң, Кострома өлкәсендә бухгалтерлар әзерли торган училищены тәмамлый. Ул вакытта әле- ге һөнәрне үзләштерүчеләр аз түгел иде. Әмма колхоз конторасында һәр хезмәт көненә таяк сызучылар, колхозның һәр тармагындагы эшчәнлеккә исәп-хисап ясап утыручылар җитәрлек иде. Кызга эш урыны табыл- мый. Мәктәптә белем алганда җырга, сәнгатькә осталы- гы ярап куя. Ел ярым авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкара ул. Аннары Яр Чаллыдагы педагогия училищесында белем ала. Бер- ничә елдан югары белемгә ия була. Педагоглык юлын башлангыч сыйныфларга белем бирүдән башлый, аннары чирек гасыр чама- сы татар теле һәм әдәбияты укыта. Тулы педагоглык стажы буенча пенсиягә чы- ккач, ире, авылдашы Илдар белән киңәшләшәләр дә, Урта Кирмәнгә биш-алты ел ятим торган ата-ана ни- гезенә кайтырга карар кылалар. Моннан өч ел элек Гөлүсә авылында төпләнә. КамАЗда беренче разрядлы кыручы булып эшләүче тормыш иптәше бүген дә ав- тогигантта эшләвен дәвам итә. Ял көннәрендә ул авылга ашкына. Әле кайчан гына шактый таушалган йортны бүген танырлык та түгел. Яңа төсмер алган ул. Бакчаларында теплицалары бар. Ишегалдындагы тавык-чебешләр дә җанга рәхәтлек өсти. Шәһәрдән кайткан кешенең йорт эче дә каладагы фатирны хәтерләтә. Заманча җиһазлар. Өй эчендәге гөлләр – хуҗабикәнең юанычлары. Гөлүсә бүгенге көндә Урта Кирмән почта бүлекчәсен җитәкли. –Ниндидер купшы сүзләр, дип кабул итмәгез. Авылны мин гомер буе сагынып яшәдем. Атна саен дияр- лек кайтырга тырыштык. Әти-әниләргә, туганнарга булышып, вакыт узганын сизмичә дә кала идек. Безнең тирәдә буш йортлар шактыйга җыелды. Хәзер кичләрен алардагы ут якты- сын күргәч, күңелләр сөенә. Һәр буш йорт яңадан мату- раеп, балкып китсә, хәзерге вакытта тынып калган күп кенә авылларга да җан керер иде. Бүгенге салада да тормыш дәвам итә. Тик инде элеккеге кебек иртәләрен урам тутырып көтү чыкка- нын күреп булмый хәзер. Кешеләр икешәр-өчәр оя каз бәбкәләре чыгара иде. Үрдәкләр турында әйткән дә юк. Кызганычка каршы, фермаларда терлек-туар та- вышы ишетелми бүген, – ди Гөлүсә. –Илдар бөтенләйгә авылга кайткач, малтуар асрарга уйлыйсызмы?– дип сорагач: –Кистереп кенә әйтә алмыйм. Салада яшәгәч, малсыз да булмас инде, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем. Авылларга буш өйләрнең хуҗалары кайтса да, бу эшче көчләр арта, дигән сүз түгел инде, билгеле. Чөнки күпчелекне пенсия яшендәгеләр тәшкил итүен танырга кирәк. Андыйлар үз хуҗалыкларында гына эшләп яшәргә кайталар.