ОДН акчалары электрчыларга китә

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

“Халык почтасына“, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменә, шәһәрдә яшәүчеләрдән: “Без ОДН хисаплауларыннан канәгать түгел. Бердәм исәп-хисап үзәгендә һәр ай саен акча түләтәләр, ник алганнарын, ул акчаларның кая киткәннәрен белмибез. Бездән җыйган ул акчаларны кире кайтарсыннар. ОДН өчен “Энергосбыт“ кына алсын“,– дигән эчтәлектәге хат килде. Аңа идарәче компания директоры НИЯЗ МӨХӘММӘТХАНОВ җавап бирә: –Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1498нче санлы 2016нчы ел 26нчы декабрь карары белән, ОДН – гомумйорт ихтыяҗлары өчен (электр энергиясенә һәм суга) түләүләр коммуналь хезмәтләрдән торак хезмәтләренә күчерелде. Әлеге юллар хәзер электр энергиясе һәм су квитанцияләренә язылмый, ә идарәче компания квитанцияләренә өстәлде. ОДНны ХИСАПЛАУ ТӘРТИПЛӘРЕ ТҮБӘНДӘГЕЧӘ. Һәр айның 20сеннән 25енә кадәр “ЭнергоСервис“ ҖЧҖ го- мумйорт һәм фатирлар счетчикларының күрсәткечләрен язып ала. Әлеге мәгълүматлар “Татэнергосбыт“ АҖгә тапшырыла. Алар, үз чиратларында, һәр йорт буенча ОДН чыгымнарын хисаплап чыгаралар һәм ведомость төзиләр. Кабат идарәче компания, “Татэнергосбыт“ АҖ биргән мә- гълүматлар буенча, торак мәйданының 1 квадрат метр мәйданына тарифны билгели. Идарәче компания хисаплаган буенча, бердәм исәп-хисап үзәге ОДНны һәр фа- тир буенча исәпләп чыгара. Мәсәлән, быелның апрелендә Давыдов урамындагы 157нче йортта бер ай эчендә 5640 кВт*сәгать электр энергиясе тотылган. Аның 5424 кВт*сәгате – фатирларда кулланылган. 216 кВт*сәгате – ОДН чыгымнары була. Халык өчен электр энергиясенә түләү тарифы – 1 кВт*сәгатькә 3,43 сум. Шулай итеп, ОДН 216 х 3,43 = 740,88 сум чыга. Йортның гомуми мәйданы – 1661,56 кв.м. Йортның 1 кв.м. өчен ОДН: 740,88 : 1661,56 = 0,44 сум чыга. 42 кв. метрлы фатирны алсак, ОДН өчен 18,48 сум түләргә кирәк була. Хисаплау факттагы күрсәткечләр буенча башкарылганлы- ктан, халыктан җыелган акчалар тулысынча “Татэнергосбыт“ АҖгә күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International