Суга керсәң, белеп кер.

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Башка елларда июнь башларында су коену сезонына рәсми рәвештә рөхсәт бирелә иде. Быел аны ачу сузылырга ошаган. Башка еллардан аермалы буларак, май ае салкын килде. Кайбер елларда бу айда елга-күл буйларында кызынучы, хәтта су керүче кешеләрне дә күрергә була иде. Синоптиклар да сөендерми: пляжда кызынып ятасы урынга җылы киемнәргә озаграк төренеп йөрергә туры килмәгәе, диләр алар. Ләкин ничек кенә булмасын, кайчан да бер сезон ачылыр, халык эштән соң, ял көннәрендә сулыкларга ябырылыр, анысы. Әмма суга керер алдыннан һәркем куркынычсызлык турында уйлансын иде. Битарафсызлык, саксызлык аркасында коткаручыларга – эш, гаиләләргә, туганнарга һәм якыннарга кайгы-хә- срәтләр килерлек булмасын. Ярамаган урыннарда су кермәсеннәр, ә комлыкларда коенуның кагыйдәләрен үтәсеннәр, дип, коткаручылар гел күзәтеп тора. Районыбыз авылларында буалар да шактый. Аларда балаларның су коенулары ныклы күзәтү астына алынса, ко- мачау итмәс иде. Мамадыш пляжында да алар даими төстә кизү торачаклар. Бездә инде су коену сезонына әзерлек эшләре бара. “Шәһәр хуҗалыгы“ му- ниципаль унитар предприятиесе директоры Рәис Шәңгәрәев сүзләренә карганда, Нократта су күтәрелде. Елга үз халәтенә кайтканнан соң, водолазлар су коена торган урынны җентекләп тикшереп чыгачаклар, билгеле бер мәйданда су төбе, яр буе чистартылачак. –Пляжга кызынырга, су коенырга килүчеләр өчен яткычлар, киенү-чишенү кабиналары әзер инде. Балалар өчен дә суда аерым урыннар булачак, коткаручылар белән сөйләшенгән, – ди ул. Узган ел билгеле бер сәбә- пләр аркасында җәйге ла- герьларда су коену тыелган иде. Агымдагы елда су ко- енырга чикләүләр булмаячак, диделәр район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә. Су коенганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә кил- гәндә, күп очракта судагы бәхетсезлекләрдә кешеләр үзләре гаепле. Кызу көннәрдә су кереп коену үзе бер рәхәт бит. Кешеләр кур- кынычсызлык турында да онытып, рөхсәт ителгәнме ул, юкмы икәненә карап та тормыйча, якындагы сулыкка чума. Әмма, кызганычка, кызу чордагы салкынча су рәхәтлеге өчен кайвакыт гомерең белән түләргә туры килә. Балаларда курку хисенә караганда кызыксыну көчлерәк булуын да истән чыгармаска иде. Шуңа да аларны караучысыз калдырмаска кирәк. Су коенырга барганда, алар өчен кабартылган түгәрәкләр, туплар, жилетлар алу да комачау итмәс. Аннары, батып үлүчеләрнең шактыен исерек баштан суга керүчеләр тәшкил итә. Исерек кешегә диңгез дә тубыктан шул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International