Олы улын хөрмәтли халкым.

2017 елның 19 мае, җомга

Шагыйрь һәм прозаик, күп кенә мәртәбәле әдәби премияләр иясе Рафаил Газизовның 70 яшьлек юбилее, күпсанлы каләмдәшләре катнашында, район мәдәният йортында һәм туган авылы Кече Кирмәндә зурлап билгеләп үтелде. Ике сәгатьтән артык барган бу кичәләрнең икесе дә бер сулышта узды. Иң элек юбилярны муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде, Рафаил Газизовның Мамадыш төбәген данлау юнәлешендә бик күп эшләр башкаруын, соңгы елларда аның инициативасы белән Мамадышта һәм районы- быз авылларында бик күп һәйкәлләр сафка басуын билгеләп үтте, аңа үзенең Мактау грамотасы белән истәлекле бүләген, Бөтендөнья татар когрессы ме- дален тапшырды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов юбилейга олы бүләкләр белән килгән иде. Ул Рафаил Шәкүр улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, “Казан утлары“ журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, “Мәдәни җомга“ газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, Чаллы һәм Мамадыш әдипләре, авылдашлары, дуслары, укучылары да юбилярга йөрәк түрләреннән чыккан тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Кичәләрдә Рафаил Газизов сүзләренә язылган җырлар да күп яңгырады. “Тәрәзәләр – әнием күзләре“ һәм башка җырларын башкару өчен Чаллыдан якташыбыз, югары уку йор- ты доценты һәм күренекле җырчы Дания Сибгатул- лина кичәләргә махсус кайткан иде. Иҗатташ дусты, композитор Илгиз Закиров исә Рафаил Газизов сүзләренә язылган яңа җырлар белән килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International