Шәһәре башкарма комитеты иртәгә, 19нчы май көнне, мөселман һәм Пугачев тыктыгындагы христиан зиратларында өмәләр үткәрә.
Зиратлар – бакыйлыкка күчкән туганнарыбызның соңгы сыену урыны. Аларның каберләрен тәртипләп тоту – һәркайсыбызның изге бурычы. Беребез дә бу дөньягә мәңгелеккә килмәгән, барыбызга да бер вакыт анда барасы. Шәһәр башкарма комитеты чакыруына кушылып, мөмкинлекләре булганнар, барыбыз да иртәгә мөселман һәм христиан зиратларында үткәреләчәк өмәләрдә актив катнашыйк! Алар иртәнге 8 сәгатьтә башлана.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ