ТОЗЛЫ БҮЛМӘ–НӘРСӘ УЛ?

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

ТОЗЛЫ МӘГАРӘ – ГАЛОКАМЕРАГА КЕРҮ КҮРСӘТМӘЛӘРЕ Файдалы тозлы ионнарны сулау беркемгә дә комачауламый. Ә кемгәдер галокамерадагы сеанслар чын котылу чарасына әверелергә мөмкин. Теләсә нинди процедура бүлмәләре шикелле, тозлы мәгарәгә керүнең үз күрсәтмәләре һәм тыюлары да бар. Галокамера түбәндәге очракларда билгеләнә: –тозлы мәгарәдәге процедуралар салкын тиюләрдән еш интегүчеләргә бик файдалы. Авыруның башлангыч этабында мәгарәгә керсәң, аның алга таба үсешен бетерергә мөмкин; –галокамера аллергиядән интегүчеләргә һәм иммунитетлары нык булмаганнарга тәкъдим ителә; Спелеокамера ЛОР органнарга кагылышлы барлык авыруларны диярлек дәваларга мөмкин. Хәтта гайморитның авыр формаларыннан һәм аденоидлардан котылырга мөмкин; –тозлы мәгарәдәге процедуралар тире авырулы кешеләргә билгеләнә; –спелеокамера җитди авы- рулардан соң организмга хәл кертә, нерв системасын тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Матдәләр алмашын нормага китерергә сәләтле булганга күрә, тозлы бүлмә процедуралары авырлыклары артык булган кешеләргә дә билгеләнә. ТОЗЛЫ МӘГАРӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ СОҢ? Бүлмәләрдәге иң төп компонент булып һавада таралучы тозлы аэрозольләр санала. Бүлмәнең ионлы составыбөтен организмның эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Монда аллергеннар һәм зыян китерүче бактерияләр бөтенләй юк. Тоз кисәк- чекләре сулыш юлларын бронхларга кадәр чистарта. Тозлы бүлмәдә булу вакытында кеше организмында барлык алмашу процесслары яхшыра. Организмнан аңа зыян китерергә сәләт- ле агулы матдәләр чыга башлый. Заманча медицина, составында ионнар һәм на- трий хлориды булган тозлар организмга уңай йогынты ясый, дип исәпли. ГАЛОТЕРАПИЯнең төп казанышы – сулыш алу системасы органнарын чистарту. Тозлы бүлмәдә утыру күзәнәкләрнең файдалионнар белән баюына, ә бу үз чиратында, үпкәләрнең функциясе яхшыруга китерә. Сулыш юлларының микрофлорасы тузаннан һәм зыянлы бактерияләрдән чистара. ГАЛОТЕРАПИЯ сеансы дәвамында тозлы һава кан- ны кислород белән баета, организмның инфекцияләр һәм вирусларга каршы торучанлыгын формалаштыра. Тозлы мәгарәләр төрле ЛОР органнары авырулары: гайморит, фарингит, бронхит вакытында аеруча файдалы. Тозлы мәгарәләр еш салкын тиеп авыручы баларга да уңай йогынты ясый. Алар балаларның һәм шулай ук зурларның иммун системасын ныгытырга сәләтле. Косметология өлкәсендәге проблемаларны хәл иткәндә дә ГАЛОТЕРАПИЯ хаклы рәвештә яхшы ысул дип исәпләнә. Тозлы процедуралар тән тиресен яңарта, аның сәламәтләнүенә һәм туклануына ярдәм итә. Шулай ук авыр эш көненнән соң тозлы бүлмәдә сез ял итә аласыз. БИК ТИЗДӘН БУ СӘЛАМӘТЛЕК ХӘЗИНӘСЕ МАМАДЫШТА АЧЫЛАЧАК! 12 майда – ачык ишекләр көне!!! Таныштыру өчен буш- лай сеансларга 4–01–09 те- лефоны буенча алдан язылубара. КИЛЕГЕЗ ҺӘМ БҮЛӘККӘ КИСЛОРОД КОКТЕЙЛЕНӘ ДӘ ИЯ БУЛЫРСЫЗ. НӘРСӘ УЛ КИСЛОРОД КОКТЕЙ- ЛЕ? Бу–кислород белән бае- тылган меңнәрчә куыкчы- клардан торган күбек. Әлеге продуктның төп компоненты булып махсус күбек хасил итүче катнашма тора. Кислород коктейленә тәм кертү өчен аны соклардан, морслардан, сироплардан әзерлиләр. Алар файдалы күбекне искиткеч тәм-томга әверелдерәләр. Кислород–яшәү өчен кирәкле иң әһәмиятле мат- дә. Аннан башка безнең ор- ганизмның бер генә күзәнә- ге дә яши алмый һәм аның дефициты организмда җит- ди үзгәрешләр китереп чы- гара. Кислородлы коктейль (кислород белән баетылган күбек) куллану – организмның кислород статусын баету һәм аңа киң колачлы уңай тәэсир итүнең тиз һәм һәркемгә мөмкин булган ысулы. Барыгызны да 12 май көнне Мамадыш шәһәре, К.Маркс урамы, 14 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз. Ал- дан язылу өчен телефон: 4–01–09.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International