Кадерле райондашлар! Гаилә – яшәешебезнең нигезе, безнең һәрберебез өчен иң кыйммәтле нәрсә. Мәхәббәт һәм туганнарыбызның, якыннарыбызның бер-берләренә ярдәмнәре безгә барлык авырлыкларны да җиңәргә һәм ышанычлы адымнар белән алга барырга ныклы нигез бу- лып торалар. Гаилә – төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Бездә күпбалалы, бюджет тармакларында хезмәт куючы гаиләләр өчен социаль ипотека программалары эшли. Һәр гаилә үзен дәүләт тарафыннан кайгыртучанлык тойсын, үзенең киләчәгенә өмет белән карасын өчен барлык шартлар да тудырылган. Үзләренекен генә түгел, тәрбиягә алган балаларны да лаеклы тәрбияләүче әти-әниләргә, күпбалалы гаиләләргә, озак еллар бергә гомер кичерүче парларга, шулай ук яңа гаилә корганнарга, аны корырга җыенучыларга нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, алдагы көннәргә ышаныч телим.
А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе