ФӘЙЗЕЛХАК ИМАМГАСЫЙМ улы МӘҮЛИН 1926нчы елның 28нче октябрендә Ишки авылында туа. 1943 елда 17 яше тулганнарны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Якташыбыз Барнаул шәһәрендә урнашкан авиация хезмәте күрсәтүче хәрби-һава көчләренең 579нчы батареясында техник булып хезмәт итә. 1945нче елның 8нче августында Советлар Союзы империалистик Япониягә каршы сугыш игълан итә һәм чик буендагы барлык гаскәрләр анда керә. Фәйзелхак–саперминачы. Азат ителгән шәһәрләрне миналардан әрчиләр. Безнең очучылар шуннан соң гына аэродромга төшә. “Иң авыр хатирәләрем Бөек Хинган тавын күчү белән бәйле. Аның эченнән басма салынган иде. Бер якта – кыя, икенчесендә – мәгарә, астаташкын елга. Японнар күперне шартлатканнар, ике якта да корбаннар күп. Икенче якка чыгу өчен безгә вакытлыча күпер салырга туры килде,“ – ди ветеран. 1951нче елга кадәр Амур өлкәсендә хезмәт итә. Туган ягына кайткач, Келәүш мебель артеле директорының культмасса эшләре буенча урынбасары булып урнаша. Кичке мәктәптә–урта, Казан педагогия институтының тарих факультетында югары белем ала. Кукмара, Мамадыш партиясе райкомнарында–инструктор, “Мамадыш“ совхозында–профком рәисе, Красная Горка авыл советы рәисе булып эшли. Хатыны Миннегөл белән бергә 65 ел гомер итеп, дүрт бала үстерәләр, дистәләгән онык-оныкчыклары бар. Сугышчан бүләкләре, юбилей медальләре бик күп.
ВАЛЕРИЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ МАЧУРИН 1924нче елның 25нче маенда Әнчүтин авылында туа. Әти-әнисе, башка авылдашлары белән бергә, Омар авылына күченеп килә. 1941нче елда Рус Кирмәне авылында җидееллык мәктәп тәмамлый. Туган авылында бер ел кибетче булып эшли. 1942нче елның 28нче августында хәрби хезмәткә чакырыла. Владимир шәһәрендә элемтәчелеккә укыгач, ярты елдан, алгы сызыкка – Беренче Украина фронтына җибәрелә. “Воронежда эшелоныбызны бомбага тоттылар, Курск өлкәсенә җәяү барырга туры килде. Үз гомеремдә кабат ул кадәр йөргәнем булмады. Адәм баласы үзе исенә дә кертеп карамаган бик зур авырлыкларга чыдый ала,“ – ди ветеран. Львовта аларны аералар: Валерий Мачурин элемтәчеләр гаскәренә эләгә. Курск дугасы, Тернополь, Житомир, Краков өчен сугышларда катнаша. 1944нче ел- ның ноябрендә контузия ала, аркасы һәм аягы җәрәхәтләнә. Савыккач, үз частенә кайта. Польша, Германия, Чехословакия илләрен азат итәләр. Хоф шәһәрендә Җиңү турында ишетә. Бөек Ватан сугышы ветеранының Сталин исеменнән язылган бик күп Рәхмәт хатлары, Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен“, “Батырлык өчен“ һәм юбилей медальләре бар. Сугыштан соң Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә яши. 1948нче елда авылына кайта. Чистайда зоотехниклыкка укый. 1949нче елда өйләнә. Өч ул тәрби- яләп үстерәләр. Ветеран хәзер дә нык рухлы, авылдашлары, мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә тора.