“Мамадыш“ совхозы бистәсендә “Рәхимле“ мәчете төзелеше дәвам итә. 27нче апрельдә аның 30 метрлы манарасы өстенә 2,5 метрлы ай куелды. Аны ясаган Балтач районы остасы Илшат Бадыйхов конструкцияне беркетү өчен манарага иптәшләре белән бергә үзе дә күтәрелде. Көн җилле булуга карамастан, егетләр эшне җиренә җиткереп башкардылар. Тантанага җыелган мөселманнар, аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, тәкбир әйтеп, догалар укып, көч биреп тордылар. Совхоз халкы Аллаһ йортының тизрәк сафка басуын түземсезлек белән көтә. Мәчетнең имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Газизов сүзләренә караганда, алга таба түбә ябу, тәрәзә-ишекләр кую мәсьәләләре тора. Аннары эчке бизәү эшләренә керешәчәкләр.