КЕЛӘМ ХУҖАЛАРЫ ӨЧЕНЧЕ.

2017 елның 12 мае, җомга

Ике көн дәвамында Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында Татарстан чемпионаты кысаларында билбауларда көрәш осталары бил алышты. Алар классик һәм ирекле стильдә көч сынаштылар. Келәмнәргә 17 командадан 150 чамасы ир-егет һәм хатын-кызлар чыкты. Безнең командадан 12 кеше пьедесталга күтәрелде. Классик стильдә Илман Умаров белән Константин Морозов, ирекле стильдә Ришат Исхаков, Николай Филиппов һәм Римма Садыйкова үз авырлыкларында икенче урынны яуладылар. Илһам Гайфетдинов, Булат Юнысов, Максим Степанов, Егор Такарлыков (классик стиль), Илман Умаров, Эльмир Ахунҗанов, Энҗе Йосыпова (ирекле стиль) өченче булдылар. Нәтиҗәдә, Мамадыш көрәшчеләре гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International