26нчы майда Мамадыш һәм район мәчетләрендә беренче тәравих намазлары укылачак

2017 елның 12 мае, җомга

Кичә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Анда Рамазан тәртипләре турында да хәбәр иттеләр: агымдагы елда ул 27 майда башлана.

Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – Гает көне. Фидия сәдакасы – 200, зәкят түләү өчен нисаб күләме — 198 мең сум итеп билгеләнгән. Фитыр сәдакасы – 100 сум.

Пленум утырышында Мамадыш районы делегациясе дә катнашты.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International