Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын каршылау кысаларында районыбызда күп кенә истә калырлык бәйрәм чаралары уздырылды. Шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәпнең 20 дән артык кадеты тантаналы төстә ант кабул иттеләр, “Яшьлек“ скверында сугыш темасы чагылдырылган кинофильмнар күрсәтелде, велосипедларда узышу үткәрелде, Җиңү паркында ветераннар катнашында агачлар утыртылды, авылларда митинглар уздырылды...
Г адәт буенча төп чаралар 9нчы май көнне Мамадышның үзәк урамында үтте. Иртән Шәйхи Маннур һәйкәле янәшәсендәге паркта кыр кухнясында солдат боткасы пеште. Мамадыш көллияте студентлары әзерләгән композиция сугыш чорларын чагылдырды. Күк йөзе авыр болытлар белән капланган булуга кара- мастан, халык зур түземсезлек белән бәйрәм Па- рады башланганын көтте. Ишетүемчә, күпчелек рай- он үзәкләрендә Җиңү бәй- рәмендә митингларга зур өстенлек бирелә. Бездәге кебек техникалар катнашында Парадлар үткәрү- че төбәкләр бармак белән генә санарлыктыр. Мамадыш районы инде ничә еллар күркәм традицияне саклап килә. Бәйрәм чарасында шәһәрдәге барлык оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, авыл җирлекләре катнаша. Ул елдан-ел матур төсмерләр белән бизәлә. Соңгы ике елда “Үлемсез полк“ акциясе популярлашып китте. Райондашларыбыз сугышта катнашкан, бүген инде арабызда булмаган әтиләренең, бабаларының сугыш чорындагы фотосурәтләрен күтәреп, шәһәрнең Совет урамыннан узалар. Былтыр без меңгә якын якташыбызның сурәтләрен күрсәк, быел әлеге сан ике мәртәбә ар- тыграк булды. Әлеге акция авылларны да читләтеп узмады. Бу чарага хезмәт коллективлары быел аеруча җаваплы караганнар иде. Әнә иң беренче булып “Үлемсез полк“ акциясендә катнашучылар Мәңге- лек ут каршындагы мәй- данга керә, алар артыннан – сугыш, тыл һәм хезмәт, кайнар нокталар ветераннары. Барабанчылар, ка- детлар тигез сафлар булып узалар. Ветераннар урыннарга урнашуга, 200дән артык кеше катнашындагы хәрби композиция башлана. Аны тамаша кылганда Бәйрәм бизәге–“Үлемсез полк“ урындыкларда утырган өлкәннәр үзләренең яшь вакытларын исләренә төшермичә калмаганнардыр. Композициядә, Җирдә сугышларга урын юк, анда бары тик тынычлык кына хөкем сөрергә тиеш, дигән асыл чагылдырылган иде. Хәрби композициядән соң район хәрби комиссары Андрей Синкевич район башлыгы Анатоллий Ивановка Парадның Совет урамыннан узарга әзер булуын хәбәр итә. Анатолий Петрович башларга әмер биргәннән соң, аны картингчылар, мотоциклчы- лар башлап җибәрде. Оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре күпчелеге үзләренең сафларын сугышта һәлак булган әти-бабаларының портретлары, бизәлгән техникалары белән баетканнар иде. Парад тәмамланганнан соң, митинг башлана. Иң беренче булып сүз район башлыгы Анатолий Ивановка бирелә. Ул үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән якташлары- бызны онытмаска, бүгенге көндә исән-имин яшәүче ветераннарыбыз турында даими кайгыртып торырга кирәклеген ассызыклап үтте. Аннан соң район хәрби комиссары Андрей Синкевич, мәгариф ветераны Рәкыйп Мерзин, сугыш ветераны Галимулла Нәбиуллин барлык халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Җиңүгә багышланган чаралар кичкә кадәр дәвам итте. Шәһәрдәшләр, ку- наклар каенлыкта солдат боткасыннан, кайнар чәйдән авыз иттеләр. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда җиңел атлетика эстафеты. Парадта районның 68 хезмәт коллективын берләштергән 38 расчет катнашты. Совет урамы аша сафларда 5600 чамасы кеше узды. Сүз уңаеннан, Бөек Ватан сугышына районыбы- здан 16151 кеше алына. Шуларның 8893е генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайталар. Бүгенге көндә сугыш михнәтләрен күргән 44 якташыбыз арабызда гомер кичерә.