7нче май – Радио һәм барлык төр тармак элемтәчеләре көне Хөрмәтле элемтә хезмәткәрләре, ветераннары! Хезмәтегез һәрчак–иң кадерле даирәләрнең берсе. Хәзер телефон, радио, интернет, телевидение кебек элемтә чыганакларыннан башка тормышыбызны күзаллау мөмкин түгел. Һөнәри бәйрәмегез юкка гына Җиңү көне алдыннан билгеләнмәгәндер: ерак араларны якынайтасыз, эшлекле әңгәмәләр кордыртасыз, якыннарыбыз белән аралашу мөмкинлеге тудырасыз, тыңлаучыларга җан җылысын, яхшы кәеф өләшәсез. Алга таба да уңышлар, яхшы хәбәрләр, иҗади эзләнүләр, ышанычлы элемтә, тугры юлдашлар телим!
А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.