Дошманнарга ирек кылма берүк!

2017 елның 5 мае, җомга

З илзиләле вакыт алга бара. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп керүгә быел 76 ел тула. Еллар хәтердән күп нәрсәне юа, диләр. Хак түгел икән. Тән яралары төзәлсә дә, җан яралары сыкрап, барысын да яңа баштан күз алдына китереп бастыралар.

Алар буыны китеп бетмичә, йөрәкләрнең сыкравы, Җир ананың җаны тынмас инде. Сугыш. Бу җан өшеткеч хәбәр таралган көн, ул чакта балачага яки яшүсмер генә булган Уразбахты авылы кызы Асылбикә Илдарханованың күңеленә уелып кала. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әнисенең көтү куарга барган җирдән бик борчулы кайтып керүе һәм морҗага терәлеп, “И-и, балакайларым, сугыш башланган бит. Абыегыз Гыйлемханны да сугышка алырлар инде“,– дип, үкси-үкси елаганын хәтерли. Ул чакта яшүсмер кыз сугышның бик күп үлем, ачлык, кайгы-хәсрәт алып килүен күзаллый алмагандыр әле. Әтисез үсүнең авырлыкларын белсәгез иде сез... Бер әнисенә биш бала бит алар. Олы абыйлары Гыйлемхан– аларның сакчылары да, таянычлары да. Әниләренең юравы юш килә. Гыйлем- ханны да фронтка алалар. Ул бик каты яраланып, ике тапкыр госпитальгә эләгеп, сугыштан бик какшап, ике аяксыз кайта. Сугышка киткән ирләрне хатыннар, балалар алыштыра. Күпме ятим, күпме күз яше. Югалган балачак... Апасы Гөлсем комбайнда эшли. Урак өстендә басуда кунып калалар, тамаклары ач булса да, соңгы телем икмәкне бүлешәләр. Ашарга ризык җитми, черек бәрәңге ашаган чаклары да күп. Урамдагы мәче борчагы, кычыткан, кузгалак, балтырган – барысын ашыйлар. Ябык авыл кызлары бу авыр эшкә ни- чек түзде икән. Кышларын, кич утырып, йон язалар, җеп эрләп, фронтка җибәрергә бияләй, оекбаш, перчаткалар бәйлиләр. Әниләре гел колхоз эшендә була. Гыйльметдин энеләре олылар белән бергә кул пычкысы белән урман кисәргә йөри. Бураннарда юлда адашып калулары, атларының ачлыктан хәлсезләнеп егылула- ры, аларны жәлләп үзенең дә елыйсы килгән чаклары күп була. Ләкин елау авыл малае эшемени?! Түзелде, тылдагы барлык михнәтләргә түзелде. Миңлебикә апаны мари урманнары-на урман кисәргә чыгарып җибәрәләр. Станцияләрдә вагоннарга озын-озын бүрәнәләр төягәннәр. Урманнан ат белән тарттырып алып чыкканнар, алар шуларны, агачтан тәгәрәтеп, вагоннарга төягәннәр. 16-18 яшьлек кызларның ничек көче җитте икән, шаклар катарлык. Колхозга нәрәт килгәч, Асылбикә Илдарханованы Казанга хәрби тыл хезмәтенә дары заводына эшкә җибәрәләр. Заряд цехында көннәр буе противогаз киеп эшләгәннәр. Башка яшь хатын-кызлар белән бергәләп тәүлеккә күп сәгатьләр буе снарядларга дары тутырганнар. Торган җирләре дә нинди бит әле. Ягылмаган баракта такталар өстендә йоклаганнар, ташкүмер булса, шуны ягып, аз-маз гынаҗылытканнар. Көн саен 500 грамм ипигә карточка өчен эшләгәннәр. Иртән эчәргә чәй дә юк, эшкә чәй дә эчмичә киткәннәр. Шундый авырлыклар аша узып, Асылбикә Илдраханова туган авылына хәлсезләнеп кайта. Фәрлуха әбинең бердәнбер малае, Уразбахты авылы егете Самат Рәхимов армия хезмәтенә тормышлар тыныч вакытта ук чакырыла. Сугышның беренче көннәреннән ул Чита шәһәреннән фронтка китә. 21 яшьлек егет Беренче Белоруссия фронтына эләгә. Төз гәүдәле, зирәк, белемле, кыю сугышчыны орудие командиры итеп куялар. Са- мат Рәхимов өенә 1945нче елның җәендә, сул кулы яралы, беренче һәм икенче бармаклары ампутацияләнгән икенче төркем инвалид булып кайта. Районыбыз хастаханәсендә хирургның оста кулы тигәнче, 1956нчы елларга чаклы күкрәгендә кыйпылчыклар йөртә. Тыл хезмәткәре, 15 яшеннән Казан шәһәренең дары заводында дошманны җиңү өчен хезмәт куйган Асылбикә Илдарханова белән 45 ел бергә тату гомер ки- черәләр. Бәхетле гаиләдә әти-әнисенең яраткан җиде баласы үсә. Дөнья күргән, тормышны танып бел- гән, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан Самат абый балалары белемле, акыллы булып үссен өчен бөтен көчен куйган. 10-12 төрдәге газета алдырып, үзебездә һәм чит илдә барган вакыйгалар, яңалыклар белән хәбәрдар булу мөмкинлеген тудырган. Аның эрудициясе авыл- дашларын да сокландырды, йортларының ишеге алар өчен һәрвакыт ачык иде. Бакчаларында күпләрне кызыктырып 20дән артык алмагач үсте. Бу аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International