Түлә дә, тынычлап йокла!

2017 елның 5 мае, җомга

Балаларга тиешле тәрбия бирү, аларның бүгенгесен һәм киләчәген бәхетле итү турында күп сөйлибез. Шулай булуга карамастан, аларга карата каты бәгырьлелек, битарафлык һәм гамьсезлекнең тамырларын корыта алганыбыз юк әле.

Баланы гаиләнең тоткасы, аны ямьләндерүче, буыннарны дәвам иттерүче, дибез, барыбыз да шул балалар өчен яшибез. Әмма кайбер ата-аналар гаебе белән гаилә назыннан читләшкән сабыйлар да бар шул әле. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң алимент түләмәүчеләргә карата төрле законнар чыгарыла. 20нче елларда балаларына акча түләмәүчеләр мәҗбүри эшләргә, 500 сумга кадәр штрафка, ярты елга чаклы ирекләреннән мәхрүм итү җәзасына тартылганнар. Сталин репрессияләре чорында исә алиментчыларга да “көн бетә“. Сугыш белән бәйле 40-50нче елларда әлеге проблемага җитди игътибар бирелми. Бу сугыш һәм аннан соңгы елларда демографик хәлнең начар булуы белән бәйле булгандыр. Ә инде 60нчы елларда алимент түләмәүчеләргә игътибар тагын арта. Ул вакытта гамәлгә кертелгән бер балага хезмәт хакының – 25 процентын, ике балага – өчтән берен, өч балага яртысын түләү җәзасы бүген дә кулланыла. Шул ук 60нчы елларда кабул ителгән законнар нигезендә, алимент түләмәгән өчен бер елга колониягә, яисә өч елга сөргенгә җибәрү каралган булган. Ул чорларда алиментчыларга каршы хокук саклау органнарыннан тыш киң җәмәгатьчелек тә көрәшкән. Партком, профком җыелышларында андыйларның тетмәләрен теткәннәр. Җәмәгатьче-лек тә тик ятмаган: ЖЭК активистлары, күршеләр, авылдашлар бу проблеманы хәл итүгә үзләреннән өлеш керткәннәр. Алиментчыларның фотосурәтләре махсус стендларда җирле алкоголиклар, хулиганнар сугыш чукмарлары белән бергә урнаштырылган. Аларның паспортларына, суд карары нигезендә, махсус билгеләр сугылган. Андыйлар киң һәм кочып ала алмаслык илнең кайсы почмагына барса, да милициянең күз уңында булганнар. Дөрес, бүген дә законнар катгый. Хәзер бу- рычы 10 мең сумнан арткан кешеләргә төрле транспорт чаралары белән идарә итү

вакытлыча тыела. Андыйларга чит илләргә чыгу да чикләнелә. Бу турыда узган елның 15нче гыйнварында үз көченә кергән 340ФЗ санлы Федераль законда әйтелгән. Алимент түләмәс өчен ата-аналары нинди генә хәйләкәрлеккә бармыйлар. Араларында беренче хаты- ныннан аерылып, икенче хатын белән гаилә корганнар беренче гаиләсендәге баласына законда каралган хезмәт хакының 25 процент күләмендәге акчаны түләмәс өчен, икенче хатыны белән дә фиктив рәвештә аерылыша. Нәтиҗәдә, ул ике гаиләдәге балага да алимент түләүче булып исәпләнелә. Болай эшләгәндә, ата кеше алиментны беренче гаиләгә хезмәт хакының ал- тыдан бер өлеше күләмендә генә түли булып чыга. Чөнки икенче гаиләдәге балага да “акча“ кирәк бит. Чынлыкта исә, андый ир икенче хаты- ны белән “бәхетле“, “гаилә терәге“ булып яшәвен дәвам итәргә мөмкин. Бүген алиментчылар арасында эшләмәсәң яки хезмәт хакын конвертта гына алсаң, алимент түләмәсәң дә була, дигән ялгыш фикер белән яши. Кемдер, бары тик үз табышларын яшерү өчен генә, эшкә рәсми бул- маган рәвештә урнаша, бу җәһәттән алиментларның үз балаларын тәрбияләү өчен тотылуын оныта. Әгәр административ җаваплылыкка тартылган затның даими табыш чыганагы юк икән, алиментлар аның мөлкәте саналган милек хисабыннан алынырга мөмкин. Шулай итеп, административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү бурычлыны алимент түләүдән азат итми, киресенчә, бурычлы никадәр күбрәк түлмәсә, алар буенча неустойка да шул кадәрле үк булачак, акча суд карары буенча алына- чак. Эшләмәгән очракта да Россиядәге уртача хезмәт хакына нигезләнеп, ай саен бурыч өстәлеп барыла. Ә уртача хезмәт хакы бүген 35000 сум чамасы. Ата һәм ананың үз балаларын карау, тәрбияләү бу- рычы РФ Конституциясе белән билгеләнгән. Язылмаган законнар – кешелек кануннары барлыгын да исебездән чыгармасак иде. Үз балаларын кирәк, дип санамаган ата-аналарның хилафи гамәлләре бары тик кискен гаепләүгә һәм закон нигезендә җәза бирүгә лаек. Сүз уңаенда шуны ассызыклап үтим: алимент алырга тиешле бала 18 яшен узгач та әтисенең электәге бурычларына хокуклы. “Балам үсте инде, алимент “түләү бетте”,–дип уйлый күрмә- гез. Хәтта, алимент алырга тиешле бала үлеп киткән очракта да, бурыч акчала- ры аның варисына түләнергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International