Өмет орлыклары.

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген авыл кешесе өчен иң җаваплы чор–елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын. Районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең торышы ничек? Кырларда эшләүчеләр өчен нинди кызыксындыру чаралары билгеләнгән БУЛАТ АБДУЛЛИН, “Омар“ агрофирмасы“ ҖЧҖ генераль директоры урынбасары: –Бүгенге көндә кыр эшләренә егермедән артык техника, 50гә якын кеше җәлеп ителгән. Аларга түләү эшләүләренә карап түләнәчәк. Хезмәт хакы билгеләнгән нор- маның ничек үтәлүен күз уңында тота. Ул кырларда нинди эш башкаруга карап билгеләнде. Туфрак эшкәртү нормасын үтәгәннәргә – 1200, чәчүчеләргә – 1540, ашлама кертүчеләргә – 1500 сумнан түләнәчәк. Нормаларын арттырып үтәсәләр, әлеге сумма артачак. Шул ук вакытта сәгатьләп түләү дә каралган. Монысы ашлама, чәчүлек материал чыгаручыларга, төяүчеләргә кагыла. Аларның да хезмәт хаклары начар булмаячак. Быел субсидия акчасына 800 тонна ашлама алдык. РИНАТ НУРИЕВ, “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ ҖЧҖ җитәкчесе: –Быелгы язгы кыр эшләре чорында барлыгы 3600 гектар мәйданда чәчү үткәрүне планлаштырабыз. Сигез агрегат тырмалау белән шөгыльләнсә, ике “К-700“ тракторы туңга сөргән җирләрне эшкәрттеләр. Алты данә техника өч чәчү агрегатына ашла- ма һәм орлык чыгару өчен беркетелде. Җәмгыятьнең 80ләп хезмәтчәне язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен зур тырышлык куялар. Кыр- ларда төрле эшләр баш- карганнар арасында бе- ренче-өченче урыннарны алучыларга натуралата түләү булачак. Узган ел өчен терлекчелеккә һәм җир өчен 2300 мең сум субсидия алган идек. Аның бер өлешенә 100әр тон- на катлаулы ашлама һәм аммиак селитрасы алдык. Ике яңа “ДТ-75“ тракторы да техника паркын тулы- ландырды. ГАЗИЗҖАН ШАКИРҖАНОВ, “Шакирҗанова Д.Ф.“ к р е с т ь я н - ф е р м е р л ы к хуҗалыгы җитәкчесе: –Бер атна эчендә язгы чәчүне төгәлләргә планлаштырып торабыз. Кыр эшләренә техниканы алдан әзерләп куйдык. Кирәкле запас частьларны алу өчен орлык саткан акчаны “эшкә җигәргә“ туры килде. Орлык, димәктән, хуҗалык тулысынча эли- талы орлык җитештерү юнәлешен алды. Бу безгә техникаларны рәтләргә, ашламалар алырга, салымнарны түләргә мөмкинлек бирде. Дөрес, 20 тонна ягулык-майлау материаллары алу өчен әҗәткә кермичә булмады. Хуҗалыкта сигез техника, 15 кеше кыр эшләре белән мәшгуль. Хезмәт хаклары уртача 20-30 мең сум чамасы булыр, дип торам. Монда эшләүчеләр белән ике арада төзелгән ки- лешү шартларының ничек үтәлүе дә күз уңында тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International