Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре.
Биредә зиратта инде өченче мәртәбә кабер ташларына зыян салалар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрель көнне авыл халкы кайсы аударылган, кайсы җимерелгән 93 кабер ташына тап була. Вандаллык актлары алдагы ике очракта да язын эшләнгән булган.
Кемнәр тарафыннан кылына мондый җинаятьләр, әллә төбәктә радикаль карашлы кешеләр яшиме? Бу хакта бүгенге “Иман вә әхлак“ тапшыруында сөйләшерләр. Әңгәмәдәш-район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев. Бүген,17.30 сәгатьтә, “Иман вә әхлак“ тапшыруын карамый калмагыз!