Эш урыннарын – инвалидларга.

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Районыбызның мәшгульлек үзәге белгечләре әйтүенчә, узган ел аларга эш сорап физик мөмкинлеге чикле 48 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 31енә вакансияләр тапканнар. 4 инвалид укыту курсларына җибәрелгән. Инвалидларны эшкә урнаштыру бер дә җиңел эшләрдән түгел. Барлык эшләр дә аларның кулларыннан килмәскә яки барлык эш бирүчеләр дә физик мөмкинлеге чикле булганнарны үз коллективына алмаска мөмкин. Аларга вакансияләр күмәртәләп һәм ваклап сату, халыкка хезмәт күрсәтү, мәгариф, тегүче, каравылчы, инженер-программалаучы, бухгалтер юнәлешләре буенча тәкъдим ителгән. –Икенче яки өченче төркем инвалидларны эш урыны белән тәэмин итү тенденциясе еллар дәвамында сакланып килә. Аларның эшкә урнашу мөмкинлеге дә зуррак. Мәсәлән, бүгенге көндә “Мамадыш җитеш- терү комбинаты“нда физик мөмкинлеге чикләнгән ике хезмәткәр эшли,–дип ассызыклый әйдәүче белгеч Гөл- чирә Мөхәммәтшина. Комбинат технологы Светлана Хохрева: -Безнең фабрикада 58 тегүче хезмәт куя. Шуларның икесе инвалидлык катего- риясен йөртә. Алар куелган бурычларны тиешенчә башкаралар. Ботбашы сөяген алыштыргач, өченче төркем инвалид булып калган Гөлнара Әхтәмованың физик мөмкинлеге чикле булуын гомумән дә сизмибез. Бу аның эш сыйфатына бер- нинди дә йогынты ясамый. Яхшы хезмәткәр, тиешлесен эшли, көндәлек норманы тулысынча үти. Мәсәлән, безнең бер сменага 60 куртка тегү планы бар икән, алар барысын да эшләп куя. Без- дә эш рәвеше утырып кына инде. Бинада җылы. Барлык уңайлыклар да тудырылган: ашханә, бәдрәф янәшәдә генә, –ди. Бүгенге көндә махсус программа да эшләп килә. Әгәр эш бирүче физик мөмкинлеге чикле кешене эшкә урнаштырган һәм моның өчен аңа җиһазларны үзгәртеп корырга туры килгән икән, бу очракта чыгымнарны дәүләт кайтара. Тулырак мәгълүмат һәм вакансияләр хакында мәшгульлек үзәгеннән белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International