Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән авыллардагы иман йортларында мәхәллә җыеннары уза. Аларда дин, әхлак тәрбиясе, рухи кыйммәтләрне саклауга игътибарны арттырырга кирәклеге, чиркәүләргә, мәчетләргә йөрү, аларны тоту һәм дин белән бәйле башка мәсьәләләр күтәрелә. Миңа Яңа Комазан һәм Түбән Шүләңгер авылларындагы мәчетләрдә мәхәллә җыеннарында катнашу бәхете тәтеде.
Иң сөендергәне, беренче авыл мәчетенә мәктәп укучылары да шактый җыелган иде. Кемдер әйтер, район җитәкчеләре килгәч, җыйганнардыр, дип. Җәмәгать, болай уйлап, нык ял- гышасыз. Бу төбәктә балаларга дини тәрбия бирү на- чар куелмаган. Яңа Комазан мәчетендә бүгенге көндә егермедән артык бала дин сабаклары үзләштерә. Кайчан гына бу турыда хыяллана гына идек. Исегезгә төшерегез әле: динне нык җәберләгән СССР дигән ил таркалгач, авылларда, яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр кебек, иман йортлары пәйда була, җимерелмичә сакланып калганнары торгызыла башлады. Элегрәк алар арасында бәйрәм ясап, купшы сүзләр сөйләп ачылып, язмыш кочагына ташлап калдырылганнары да булмады түгел. Моннан бигрәк тә авыллар бимазаланды. Бу аңлашыла да, чөнки халык дингә әле әзер түгел иде. Заманында кибет ишеге төбендә көннәр буе җил уңаена селкенеп торган сәрхүшкә игътибар итүче булдымы икән?
Ә инде мәчетләр ачылгач, намазга йөри башлаучылар турында чышпышларны аз ишетмәдек. Түбән Шүләңгер авылында мәчет төзелгәч тә, җылыту өчен газнымы яисә электр энергиясен файдаланыргамы, дигән сорау килеп тугач, соңгысын сайлыйлар. Чөнки газ кертү өч мәртәбә кыйммәткәрәк төшәсе булган. Җылылык системасын көйләүдә әтиләренең чыгышы Урта Шүләңгердән булган абыйлы-энеле Илнар һәм Ленар Гариповлар зур ярдәм күрсәтәләр. Эшләгән өчен алар, сатучылар теле белән әйтсәк, юк кына бәягә риза булалар. Электр өчен чыгымнар- ны башта авыл хуҗалыгы предприятиесе күтәрде. Ике ел инде электр энергиясе өчен акча сәдака-лардан түләнә. Мәчет зур бәйрәмнәрдә шыгрым тулы була, диделәр миңа. Чит- тән кайтканнар да шактый җыела икән. Бүген мәчеткә җомга намазларына 17-18 кеше йөри. Җыеннарда иман йортларын тоту, дин әһелләре хезмәтенә түләү мәсьәләләре дә күтәрел- мичә калмый. Бу урында үзеннән үзе сорау килеп туа: кайда сез, моннан 100 һәм аннан күбрәк ел элек яшәгән меценатлар? Бертуган сәүдәгәрләр Әхмәт, Мәхмүт, Габделгани Хөсәе- новлар, алтын приисклары хуҗалары Садыйк, Шакир, Закир Рәмиевлар, Савва Мамонтов, өч бер туган Крупенниковлар, Третьяков... Бу асыл затлар чиркәүләр, мәчет, мәдрәсә, дини мәктәпләр, ятим балалар өчен приютлар, театрлар һәм башка социаль-мәдәни объектлар салдырганнар, аларны үз акчаларына тотканнар, китап, журнал, гәҗит чыгарганнар, мөгаллимнәр, дин әһелләре, халык хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләшкәннәр. Кызганычка каршы, дөнья кубарып үз акчаларына санап үтелгән корылмалар төзет- терүчеләрне бүген бармак белән генә санарлык шул. Беркемгә сер түгел, замана байлары акчаларына чит илләрдә замоклар сатып алуны, Тын океандагы кеше яшәми торган берәр утрауга хуҗа булуны кулайрак күрәләр. Иман йортларын тоту, электр һәм газ өчен киткән еллык чыгымнарны алар Канар утрауларында ярдыр, дип кем әйтә ала.