2017нче елда штрафлар күләме түбәндәгечә:
500 сум – автомобиль йөртергә хокук бирә торган таныксыз яисә теркәү документларсыз йөргән өчен;
–ОСАГО полисы булмаса;
–эксплуатацияләүне тыя торган кимчелекләре булган, тормозлары, руль идарәсе һәм сцеплениесе төзек булмаган автомобиль белән идарә иткән өчен;
–маневр ясау кагыйдәләрен бозганда;
–юл билгеләрендә күрсәтелгән таләпләрне, юллардагы билге (разметка) таләпләрен сакламаган өчен;
–махсус сигналлар белән җиһазландырылган маршрут транспорт чарасына, яисә автомобиленә өстенлек, юл бирмәгән очракта;
–тукталыш һәм машина кую (стоянка) кагыйдәләрен (тыю билгесе булган кую урыннарыннан тыш һәм хәрәкәт итүче башка автомобильләргә комачаулык тудырылмаса) үтәмәгәндә;
–тышкы яктылык приборларыннан, тавыш бирүче һәм авария сигналларыннан, аварияле туктау билгеләреннән файдалану кагыйдәләре бозылса;
–йөк йөртү яисә буксирлау кагыйдәләре үтәлмәсә.
1000 сум – автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктермичә, мотоциклда башка шлем кимичә йөргән очракта;
–тимер юлны кызыл утка, яисә шлагбаум ябылган мизгелдә чыккан яисә тимер юл кичүендә башка кагыйдәләрне бозган өчен;
–констуркциясе буенча сәгатенә 40 километрдан артык тизлектә бара алмаган транспорт белән автомагистральләрдә йөргән очракта.
1500 сум – юлдагы хәрәкәттә катнашкан, хәрәкт вакытында өстенлекләре булган җәяүлеләргә, велосипедчыларга, һәм башкаларга (водительләрдән тыш) юл бирмәгән өчен.
2500 сум – автомагистральдә борылган һәм бүлүче полосаның технологик аермаларына кергән, артка чигенеп хәрәкәт иткән очракта.
3000 сум– машина йөртергә документлары булмаган затка автомобильне идарә итәргә биргән өчен;
–машинаның алгы өлешенә кызыл төстәге ут белән яна торган яктырткыч приборлары, яисә кызыл төстәге яктырткычкайтаргыч җайланмалар урнаштырылса (гражданнар өчен, конфискация белән);
–балаларны махсус кәнәфисез йөрткән очракта.
5000 сум– тиешле рөхсәттән башка махсус яктылык яисә тавыш сигналлары урнаштырылган очракта (конфискация белән);
–автомобильнең тышкы өслегенә законсыз рәвештә оператив хезмәтләрнең яисә җиңел таксиның төсле график схемалары ясалган булса;
–таныклыгы булмаган гражданин автомобиль белән идарә итсә, аңарга 5-15 мең сумыннан мәхрүм калу куркынычы яный;
–тизлек билгеләнгәннән 80 километр/сәгатьтән күбрәккә арттырылса. Бу очракта машина йөртергә хокук бирүче таныклыктан ярты елга мәхрүм итү дә каралган.
–тизлекне икенче тапкыр 40-60 км/сәг. арттырган очракта, штрафның күләме беренче мәртәбә билгеләнгәненнән ике мәртәбә арта;
–автомобиль белән рөхмәт ителгән авырлыктан 3,5 тоннага авыррак маса белән автомагистральнең икенче полосасыннан хәрәкәт иткән өчен;
–кызыл утка икенче тапкыр чыкканда. “Гаеплеләр“ 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкиннәр;
–сәламәтлеккә җиңел яисә уртача зыян китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта;
10000 сум – берьяклы хәрәкәтле юлда каршы яктагы полосадан икенче мәртәбә барган өчен һәм бер елга таныклыктан мәхрүм итү;
–тизлекне 60 км/сәгьтән күбрәккә арттырган өчен. Бу очракта бер елга таныклыктан да мәхрүм калырга мөмкинсез.
30000 сум – машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән зат автомобиль белән идарә итсә. Әгәр алар таныклыкларыннан руль артына исерек хәлдә утырган, яисә медицина тикшеренүе узудан баш тартып мәхрүм ителгән булсалар, җәза катылана;
–автомобиль белән идарә итүне таныклыгы булмаган яисә аннан мәхрүм ителгән затка тапшырган очракта.