МАТУР ТУГАНДА.

2017 елның 29 апреле, шимбә

Ушма аръягындагы Нократ яр буенда эшләр яңадан җанланып китте. Аның Алабуга төзүчеләре эшли торган өлеше быел ясалып бетәчәк.

Төзүчеләр биредә эшләрне 2014нче елның көзендә башлап җибәргәннәр иде. Иң элек Ушма елгасы тамагындагы үзләре тишелеп үскән, көчле җилләр вакытында сынып төшә башла- ган, яннарына килүчеләргә куркыныч тудыручы талларны кисеп, төпләп алдылар. Бер үк вакытта, Казанның “Гидроспецстрой“ җәмгыяте эшчеләре, Нократ яры буйлап төзүчеләр телендә “шпунт ларцен“ дип аталучы тимер субайлар суга башладылар. Бу эш кышкы зәмһәрир суыкларда да тукталмады. Бүген биредә эшләрен дәвам итүче Алабуганың “ Гид р о п р о м ж и л с т р о й“ җәмгыяте бригадасы аларның башларына бетоннан “бүрекләр“ кигертте. Чаллының “Строй-Кран“ җәмгыяте субайлардан бераз эчтәрәк биш метр биеклектә дамба күтәрде.

“Гидропромжилстрой“ның прораб Александр Павлов җитәкчелегендәге төзүчеләре 15нче март тан субайлар белән дамба арасындагы мәйданчыкка, дамбаның Нократ елгасы ягындагы йөзлегенә Уралдан кайтарылган вак таш түшиләр. Дамба кырыена ул махсус технология белән урнаштырыла. Аска синтетик материал җәйгәннәр. Аның өстенә егерме сантиметр калынлыкта таш салып чыкканнан соң, өстен тимер сетка белән каплаганнар. Бу – ташлар аска шуып төшмәсен өчен эшләнә. Нократ та күтәрелеп, дулкын белән аларны аска юарга мөмкин бит. Былтыр су дамбаның өстенә җитәргә ике метр калган булган. Дамбаның өстенә дә, ике ягына бордюрлар куеп, вак таш салачакбыз. Район җитәкчелеге аның өстенә брусчатка җәяргә тели, – ди Александр Сергеевич. Ә дамбаның шәһәр ягындагы йөзлегенә үлән чәчәргә планлаштырылган. Шулай итеп, 800 метрлы әлеге өлештә эшләре бетә. Ә Ушма елгасы тамагына кадәрге 380 метрлы өлешнең проекты үзгәртелгән һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан Мәскәүдә экспертизага тапшырылган. Анда кече суднолар өчен причал да булачак. Проект тизрәк экспертиза узса, быел ноябрьләргә эшне бетерә алабыз, – ди Александр Сергеевич. Ул якка таба да яр буйлап субайлар сугып чыга- чаклар әле, дамбасы да күтәреләчәк. Ә спирт заводы ягына таба дамба күтәрү белән “Мелиорация“ механикалаштырылган күчмә колоннасы шөгыльләнә. Киләчәктә “Абаган“ дип атала торган җирдән Ушма күперенә кадәр Нократ яр буен дамба каймалап алачак. Спирт заводы турында матур күле дә булган “Гаилә“ паркы эшләргә планлаштыра районыбыз җитәкчелеге. Мамадышның бик матур, перспективалы урынына әйләнәчәк ул тирәләр. Бүген Яр буендагы эшләрне алып баручы “Гидропромжилстрой“ җәмгыяте Алабуганыкы булса, эшчеләре Мамадышныкы икән. Моңа кадәр Алабуга икътисадый зонасында яңа заводлар өчен урыннар әзерләгән идек. Март аенда монда кайттык. Егермедән артык кеше эшлибез. Барыбыз да Мамадышныкылар. Бер-беребезне элек тә күреп белә идек, – ди Зөфәр Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International