Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин: бала ата- ана тәрбиясеннән мәхрүм кала. Мәсәлән, әни кеше ана хокукыннан мәхрүм ителә, әтисе төрмәгә эләгә. Бала белән опека органнары шөгыльләнсен өчен нинди сәбәпләр хәлиткеч санала? Бу очракта туганнары ни эшли ала? Әлеге һәм башка сорауларга муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы белгече АЛЬБИНА ПЕТРОВА җавап бирә.
–Иң әүвәл баланың ата-ана каравыннан калуның сәбәпләренә тукталып китик әле... –Әгәр әти-әни (яисә аларның берсе) вафат булсалар; баланың ата-анасы билгесез; ата-ана хокукыннан мәхрүмнәр; хокуклары чикләнгән; мөстәкыйль рәвештә юридик эшләр йөртергә һәм үз эшләре өчен җавап бирергә әзер түгелләр; ата-ана тәрбиясен гамәлгә ашыра алмастай авырыйлар; озак кына балаларын күрмиләр, шул исәптән аларның суд тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында булмавы; балалар тәрбияләүдән чит- ләшү; әти-әни балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якламыйлар. Болар опека органнары “чаң“ сугарлык сәбәпләрнең тулы исемлеге түгел әле. Баланың ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калу билгесе – андый кайгыртучанлыкның булмавы. Теләсә нинди, шул исәптән уңай сәбәпләр аркасында да. Чынлыкта, үзләренең туганнары каравында булганнардан тыш, караучысыз балалар категориясенә кергәннәр опека һәм попе- чительлек органнарында яклау табарга тиешләр. Әгәр баланы әбисе, яисә туганнары алса? Балигъ булмаганнар алар “күзәтчелеге“ астында бул- салар да, ата-ана каравыннан калган дип исәпләнелә. Нәкъ шуңа күрә дә опека һәм попечительлек органнары андый балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы булып калалар. Әгәр әти-әни баласын туганнарында 30 көннән артык вакытка калды- ралар икән, бу очракта органнар аны ата-ана тәрбиясеннән калган, дип таный, аңа опекун яисә попечитель (иң беренче чиратта бала турында кайгыртучы туганнар арасыннан) билгеләү чарасын күрә. Шуннан соң тәрбиягә алучылар балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре булып саналалар.