Алар 9-14нче апрельләрдә янәдән башкалабызда ярыштылар. Казанда үзләре өчен әзерләнгән кызыклы программа турында нәни артистлар сөйләп туя алмый: “Универсиада авылы“нда яшәгәннәр, “Ривьера“ аквапаркында су коенганнар, кинотеатрында фильмнар караганнар, матер-класслар алганнар, “Кидспейс“ балалар шәһәрчегендә күңел ачканнар... “Уникс“ концертлар залында янәдән көч сынашканнар. Нәтиҗәдә, икенче урын яулаган “Ка- приз“ (җитәкчеләре Тәнзилә һәм Артур ӘХМӘДУЛИНнар) бию төркеме “Иртәгә никах“ биюе һәм вокал-соло буенча икенче кече төркемдә җырлаган Эмилия ХӘЙРИЕВА (укытучысы Лилия ГАЛИЕВА) “Челита“ җыры белән 14 апрель дә биредә узган гала-концертта катнашты. Антракт вакытында фойеда йолдызсыман шар артыннан очынып куып йөргән Эмилияне тотып алып, уңышы белән котладым. Әнисе – “Апрель“ кунакханәсе менеджеры Наталья Николаевна белән тиз генә әңгәмә корып алдык. 17нче апрельдә 11 яше тулган Эмилия икенче санлы лицейда бик яхшы укый, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) фәне буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган; күренекле “Непоседы“ төркемендә бии, Елизавета Король классына фортепианога да йөрергә өлгерә икән. Ул икенче санлы лицей, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучыларына, туганнарына рәхмәтләрен тезеп китте: “Әбисе Валентина Музафарова һәм нәселдәш Илназ Хәйриев бик матур җырлыйлар. Апасы Гүзәл дә әлеге фестивальдә озак еллар уңышлы чыгыш ясады, быел басымны укуга бирәбез, биология буенча олимпиадада Россия турына үтте. Эмилиянең күлмәген Эльвира апасы белән үзебез тектек. Әтисе (Ирек “Энергосбыт“та инженер) адым саен шалтыратып, хәл белеп, көч биреп торды. Минем өчен иң зур бәхет–баламның күзләрендә шатлык күрү, ә бүген ул бәхет нурларында коенды! Моның өчен мин барысына да әзер!“ – диде. Аның сүзләрен янәшәдә басып торган укытучысы–Лилия Галиева күтәреп алды: “Бөтен әниләр дә балалары өчен шушылай янып йөрсен иде ул! Наталья Николаевнаны “Ел әнисе“ дигән конкурсның (кызганыч: районда андый бәйге юк) җиңүчесе, дип атыйм! Район копилкасына җиңү китергән укучымның зур уңышына бик сөенәм, шатлыгымның чиге юк. Мин үзем дә шушы фестивальдә тәрбияләнеп үстем, лауреат булдым. Шәкерт остаздан остарак булып чыкты,“ – диде. 22нче апрельдә “Пирамида“ концертлар залында узачак суперфинал гала концертында “Конферанс“ номинация- сенең кече төркемендә җиңү яулаган Анастасия ПОНОМАРЕВА һәм “Хореография“ номинациясендә “Непоседы“ урта төркеме чыгышларын түземсезлек белән көтәбез.