Ике кубок та – лицейга.

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Укучылар арасында район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан график нигезендә үткәрелә торган бәйгеләрдән тыш төрле турнирлар да еш оештырыла. Шуларның берсе – Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы призына эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин инициативасы белән уздырыла башлаган мини-футбол буенча ярышлар. Быел ул сигезенче мәртәбә үткәрелде.

Узган атнада “Дуслык“ка шәһәр һәм район мәктәпләреннән 2002-2003нче һәм 2004-2005нче елларда туган яшүсмерләрнең 20 командасы (алар арасында бер кызлар командасы да бар иде) күз явын алырлык кубоклар өчен көч сынаiтылар. Элегрәк турнирның финал өлешендә без шәһәр футзалчыларын гына күрергә күнеккән булсак, быел ярымфиналда Шәдче, Җән- лек совхозы һәм Түбән Ушма урта мәктәпләре командалары уйнады. Шулардан Берсут төбәгеннән килгән команда финалда шәһәрдә- ге 2нче санлы лицей футзалчыларына гына оттырып, 14-15 яшьлекләр арасында икенче урынны яулады. Өченче урында – лицейның икенче командасы. Яшьрәк малайларга килгәндә, алар арасындагы бәйгеләрдә дә лицей уенчылары башкалардан өстен булуларын дәлилләделәр. Алар хәлиткеч уенда шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Өченче урында – Түбән Ушма футзалчылары. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнде. 14-15 яшьлекләр арасында Әмир Нуриев (2нче санлы лицей)– иң яхшы капкачы, Роберт Воробьев (Түбән Ушма) – сакчы, Богдан Ку- сков (2нче санлы лицейның икенче командасы) – һөҗүмче, Мартун Мурадян (2нче санлы лицей) уенчы дип табылдылар Кечерәк яшьтәгеләрдән әлеге исемнәргә Әмир Нуриев (2нче санлы лицей), Илгиз Миннәхмәтов (Түбән Ушма), Нияз Аппаков белән Динар Сибгаев (икесе дә – 2нче санлы лицейдан) лаек булдылар. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Беренче-өченче урыннарны алган командалар ярышлардан, кубоклардан, медальләрдән тыш, акчалата бүләкләр белән дә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International