Бүген дә гомерләрен авыл белән бәйләргә карар иткән яшьләр күп. Алар – авылларының саф һавасына, җәй челләсендә иген кырларын күмүче тургайлар симфониясенә гашыйк. Тормышларын да җайлап алып бара беләләр. Абыйлы-энеле Сергей һәм Юрий Яшиннарны Югары Тәкәнеш гаражында очраттык. Павел Крапивин белән өчәүләп “Нива“ машиналарын ремонтлыйлар иде. Бертуганнарның икесе дә хәзерге заманның куәтле Claas Axion 940 тракторы механизаторлары. Аны, кирәк икән, бүген үк кабызып чыгып китәргә мөмкин. Әллә кайчан ук бөтен җирен карап, майлап куйганнар. Буш тормасыннар, куллары эш белә дип, ике вахта машинасын сафка бастырырга кушканнар. Яшь булсалар да, егетләр аптырып тормаганнар. Бүгенге көндә автосервислардагы тәҗрибәле осталар гына башкара торган бөтен эшләрне дә үз куллары белән башкаралар. Яшиннарның өлкәне Сергей 2009нчы елны Мамадыштагы 87нче һөнәри лицейны автомеханик белгечлеге буенча тәмамлаган икән. Тракторчылыкка да укыган. Энесе Юрий да шул ук лицейда белем алган. Сергей да, яшьтәшләре кебек, башта үзен шәһәр тормышында сынап карамакчы була һәм Мамадыштагы төзелеш оешмаларының берсенә урнаша. Шәһәрдә уку – бер нәрсә, ә тормышыңны алып бару бөтенләй икенче шул. Ашарга да үзең әзерләргә кирәк. Ярый ла хезмәт хакын вакытында биреп барсалар! Кесәңдә акчаң бетсә, гел әти-әнидән генә сорап булмый бит. Ә үз өеңдә – бөтен эшләп тапкан бергә җыела. Армиядән соң шәһәргә китеп йөрми Сер- гей. Авылында – Тауилендә – “Тәкәнеш“ агрофирмасының “Рассвет“ бүлекчәсендә төпләнеп калырга карар итә. Әтиләре Анатолий – гомере буе шофер булган кеше. “ЗИЛ“, “ГАЗ-53“, “КамАЗ“да да эшләде. Әниләре Елена Тауиле фермасында сыер сауды. Алар Сергейның авылда калуына сөенәләр генә. Бер-береңә терәк булып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Агрофирма җитәкчеләре егетне көпчәкле тракторга утырталар. Юрий да тормышын авыл белән бәйли. Хуҗалык инвесторын үзгәртеп, “АПК “Тәкәнеш“ җәмгыяте оештырылгач, Сергейга Түбән Ушмадан Югары Тәкәнешкә Claas Axion 940 барып алырга кушалар. Аның белән абыйлы-энеле Яшиннар, “БДН“ агрегаты, тырмалар, сабан тагып, җир эшкәртүдә катнашалар. Җитәкчеләр һәм инженер-техник белгечләр механизаторларга быелгы эш фронтларын да җиткер- гәннәр инде. Яшиннар кыр- га Амазона (Amazone) чәчкече белән чыгачаклар. Кәефебез күтәренке. Кыр эшләре башланганын көтә- без. Энекәш белән сменалап эшләячәкбез, – ди Сергей. “АПК“Тәкәнеш“ җәмгыяте оештырылгач, кирәкле запас частьлар белән бер дә тоткарлык булмавын, бик тиз алып кайтып җиткерүләрен дә әйтте ул. Үз гаиләсен дә корган инде. Гомерлек яр итеп Тауиле кызы Иннаны сайлаган. Бүгенге көндә, авылларында буш торган бер йортның хуҗасы белән сөйләшеп, әти-әниләреннән аерым яшиләр. Малтуар – сыер, дуңгызлар, тавыклар тоталар. Хатыны Инна Малмыжка комплексында сы- ерлар сава. Авыл яшьләре программасы буенча йорт җиткерү өчен, документлар җыйганнар. Тизрәк үзләренә җир участогы рәсмиләштерергә кирәк. Тырыш яшьләр – Яшиннар. Өлкән буын лаеклы ялга китеп беткәч, авыл тормышын, хуҗалыклар эшен алар үз җилкәләренә алачак. Җитдилекләре дә җитәрлек.