“Алар безгә Җиңү китерделәр!“

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

ВӘГЫЙЗЬ ГАЗИЗУЛЛА улы ГАЗИЗУЛИН 1923нче елның 3нче маенда Ишки авылында туа. Яшүсмер чагыннан ук колхозда атлар карарга тотына. Мәктәптән соң Мамадыш педучилищесына укырга керә, икенче курстан соң аны армиягә алалар. Аның өчен сугыш 1942нче елның 20нче февралендә башлана. Нәкъ шул вакытта ул Ленинград фронты пехотасына эләгә. Бик авыр сугышлар барды, югалтулар күп булды, ике тапкыр яраландым. Краков (Польша) шәһәрендә госпитальдә яттым. Кулымны кисмәкчеләр иде, риза булмадым! Бармакларны коткарып булмавы кызганыч, – дип искә төшерә ветеран. 1945нче елның 10нчы августында ул өенә кайта. Яраткан кызы Марзыяга өйләнә. Бергәләшеп Пермьга китәләр, анда урман хуҗалыгында эшләгәндә һәрчак алдынгы булалар. Пенсиягә чыккач, Ишкигә кайталар. Хатынының сеңлесе (балачактан инвалид) Фәүзия гомер буе алар белән яши. Өч бала үстерәләр. Сугышчан бүләкләре бик күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International