Җинаятьче Мәскәүдә “каба“.

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Мамадыш район прокуратурасы 55 яшьлек мамадышлы Юрий Егоровка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Әлеге адәм кеше үтерүдә гаепләнә.

                       Тикшерү барышында 2015нче елның 10нчы июлендә иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә җинаятьче белән Алексей Сарыков арасында, спиртлы эчемлекне кем алырга тиешлегенә бәйле рәвештә, низаг килеп чыгуы ачыкла- на. Шактый кызмача булган Юрий Егоров кулына пычак алып, “көндәше“нең күкрәгенә өч мәртәбә кадый. Соңгысы алган яралардан үлә. Нинди гамәл кылганын “төшенгән“ Егоров, җинаять эзләрен яшерү максатында, мәетне, пычакны җинаять кылынган Мамадыш шәһәренең Островский урамындагы 26нчы санлы йорт бакчасына күмә дә юкка чыга. Алексей Сарыковның кайда икәнлеге билгесез булу сәбәпле, 2015нче елның 6нчы августында полиция хезмәткәрләре, хәбәрсез югалган кеше буларак, аны эзләүне игълан итәләр. Узган елның 4нче апрелендә район прокуроры таләбе буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан буенча Саба районара тикшерү бүлеге хезмәткәре тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча эш ачыла. Җинаять эше кузгатылып, бер атна узуга, төгәлрәге, 12нче апрельдә полиция хезмәткәрләре бакчада Алексей Сарыковның мәетен табалар. Оператив  эзләү чаралары барышында, әлеге җинаятьне Юрий Егоров кылган, дип табыла. 15нче апрельдә ул федераль эзләүгә бирелә. Бары тик 2016нчы елның 8нче июлендә генә ул Мәскәү метросының Мәскәү - Ярос- лавская станциясендә линия идарәсе полициясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Алга таба җинаятьче сак астына алына, – ди Мамадыш район про- куроры урынбасары Ленар Әскәров. Алдан тикшерү барышында Егоров үзенең гаебен өлешчә генә таный. Алексей Сарыковны үтерүне ул саклану максатында кылуы белән аңлата. Әмма аның аклануы җыелган дәлилләр белән кире кагыла. Юрий Егоров, Мамадыш район суды карары ниге- зендә, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә. Әле аңа тагын өстәмә җәза – иреге бер елга чикләнү дә өстәлә. Ул җәзаны каты режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак. Әлегә суд карары законлы көченә кермәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International